«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән маркетплейсларда сатуны арттырырга теләгән Татарстан компанияләре өчен яңа региональ ярдәм чарасын эшләде.
Лаеш районында икътисадны тотрыклы үстерү буенча оператив штаб эше кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллинин, Министрлык хезмәткәрләре булдылар.
РФ Хөкүмәте алгарышлы үсеш территориясе (ТОР) инвесторлары өчен мөмкин булган икътисадый эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйтте. Элек һәр алгарышлы үсеш территориясе өчен рөхсәт ителгән эшчәнлек төрләренең төгәл билгеләнгән исемлеге гамәлдә иде. Мәсәлән, Татарстан Республикасында 5 алгарышлы үсеш территориясенә 16дан 26га кадәр эшчәнлек алып барырга рөхсәт ителгән иде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Экспортка ярдәм итү үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Төркиядә, Кытайда һәм БДБ илләрендә чит ил сатып алучысын эзләү һәм сайлау буенча бушлай хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне дәвам итә.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 11 августында «Экспорт эшчәнлеге нигезләре» темасына дүртенче турыдан-туры семинар узачак. Семинарда катнашучылар экспорт проектының тормыш циклының һәр этабын эзлекле рәвештә карап чыгачаклар.
Лаеш шәһәренең «Кама диңгезе» яр буенда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында һөнәрчелек продукциясенең пляж маркеты узды. Чарада 5 меңнән артык кеше кунак булды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2023 елның 15 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә ачык сервитутларны билгеләү һәм туктату тәртибе турында» 12.08.2011 № 660 карарына экспертиза үткәреләчәк.
Бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Олег Пелевин КУЭ корпорациясенең Татарстан эшкуарлары белән очрашуында хәбәр итте. Шулай ук чараның төп спикеры булып КУЭ корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Железняков тора.
Татарстан эшкуарлары «Россиядә эшләнгән» программасында катнаша ала, ул Россия брендларын һәм товарларын алга этәрүгә юнәлдерелгән һәм сыйфатлы продукцияне ышанычлы тәэмин итүче буларак илебез җитештерүчесенең намуслылыгын расларга тиеш. Программада катнашучылар шулай ук дәүләт тарафыннан мәгълүмати һәм маркетинг ярдәмен дә ала.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина Татарстан Республикасында инспекторлар һәм эшкуарларның электрон хезмәттәшлеге механизмнарын үстерү һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервислар базасының эшләве турында эксперт фикере белән уртаклашты.