ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды" Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе «МиР» үзкөйләүле оешма (ҮКО) әгъзасы булды.

 


13
август, 2016 ел
шимбә

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы 223-ФЗ номерлы Закон буенча сатып алуларны башкаручы арендаторга дәүләт яисә муниципаль милекне арендага алу шартнамәсен төзегәндә әлеге Закон белән җитәкчелек итәргә тәкъдим итә.

 

Икътисадый үсеш министрлыгы аңлатуынча,  44-ФЗ номерлы Закон контрактны өлешчә генә өзеп булуын күз уңында тотмый. Өлешчә өзү дигәндә ведомство аерым йөкләмәләрне юкка чыгару турында килешүне күз уңында тотыла, мәсәлән, аерым бер төрдәге эшләрнең башкарылуы турында.

 


12
август, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан  Көндәшлекне үстерү стандарты кысаларында республикада товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр базарына мониторинг үткәрелде.

 

2016 елның  12 августында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең 2016 елның 1 яртыеллыгы өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеге, һәм шулай ук 2016 ел йомгаклары буенча фаразланган нәтиҗәләрне карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.

 

2016 елның 29-30 августы көннәрендә  Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Закончылык һәм хокук белеме институтында (Мәскәү ш., Большой Харитоньевский тыкрыгы, 24) «2016 елда дәүләт-шәхси партнерлык һәм концессион килешүләрне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе» программасы буенча семинар уздырыла.

 

2016 елның 11 августында Яр Чаллы шәһәрендә, капиталь төзекләндерүдән соң, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 31нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең тантаналы ачылышы уздырылды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан әлеге чарада икътисад министры урынбасары Наталья Александровна Таркаева катнашты.

 

2016 елның   11 августында Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здуновның Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре оештырылды. Ул «Чаллы ФУД» ҖЧҖ, «Чаллы икмәге» АҖ һәм «Haier» суыткычларын җитештерү заводында булды, җирле продукция белән җентекләп танышты.

 

2016 елның 10 августыннан  Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә, Моношәһәрләрне үстерү фонды белән уртак   эшләнгән һәм үткәрелә торган Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны өйрәтү буенча һөнәри әзерлек программасының дүртенче модуле старт алды.

 

Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкта 11-12 август көннәрендә  «Яшьләр эшкуарлыгын үстерү – 2016» стратегик сессиясе уза.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International