Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча РФ Президенты каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашты. Чара 13 сентябрь көнне Мәскәүдә үтте.
Агымдагы елның 15-16 сентябре көннәрендә Ростов-на-Дону шәһәрендә под Россия Икътисадый үсеш министрлыгы химаясендә «Бизнес өчен КФҮ» пилот проектын гамәлгә ашыру буенча бөтенроссия семинар-киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә кысаларында пилот проектны гамәлгә ашыруның төп юнәлешләрен һәм бурычларын тикшерү өчен эксперт мәйданчыгы, һәм шулай ук КФҮ системасын үстерүнең актуаль сораулары буенча түгәрәк өстәлләр үткәрелде.
2016 елның 14 сентябрендә Яр Чаллыдагы «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» ДАУ территориясендә «Цифрлы җитештерү һәм автомобиль сәнәгатенең киләчәге» дип аталган Машина төзелеше форумы ачылды.
Форум эше экспозицияләр күргәзмәсеннән башлана.
2016 елның 8 сентябрендә «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Россия Индустриаль парклары ассоциациясе белән берлектә «Индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары: төбәктә җитештерүне үстерү нокталары» түгәрәк өстәле оештырылды. Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә индустриаль паркларны үстерү проблемалары һәм перспективалары тикшерүнең төп темасы булып торды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгында «Югары социаль нәтиҗәлелекле Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашучыларның гаризаларын карау һәм бәяләү өчен эксперт эшче төркеменең йомгаклау утырышы узды.
2016 елның 8-9 сентябре көннәрендә Казанда узган «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе үзенең рәисе К.М.Байтимеров имзасы белән Резолюция кабул итте.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында катнаштыру максатында, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрен сайлап алу конкурсында катнашу өчен гаризалар җыя башлау турында игълан итте.
2016 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Export ME» Конференциясен оештырды һәм үткәрде. Әлеге чара Казан шәһәрендә 2016 елның 8-9 сентябре көннәрендә уздырылган «Киләчәккә караш» эшкуарлыкны үстерү форумы кысаларында үтте.
Россия Федерациясен Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушу буенча Эшче төркем Докладының 364нче параграфына ярашлы рәвештә ит продукциясе буенча илләргә карата тариф квоталары соравы буенча кызыксынган тәэминатчы дәүләтләр белән консультацияләр үткәрелде.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгында Дәүләт катнашлыгындагы акционерлык җәмгыятьләренең, дәүләт компанияләренең һәм дәүләт корпорацияләренең профильләренә карамаган активларын читләштерү программаларын карау буенча Ведомтвоара эшче төркемнең беренче утырышлары узды. РФ Хөкүмәтенең 91-р карары белән расланган махсус исемлектәге 37 АҖ (РФ аларда 50% акциягә ия) программаларының Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Росимущество белән уртак әзерләнгән методик күрсәтмәләргә туры килүе тикшерелде.