Дәүләт хакимияте федераль органнарының дәүләт хезмәте күрсәтүләренең тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән төзелгән «Сезнең контроль» система аша хезмәт күрсәтүләргә даими мониторинг үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез: 2016 елның августыннан Татарстан Республикасындагы барлык «Минем документларым» (КФҮ) офисларында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең федераль корпорациясе» АҖ хезмәтләрен алу оештырылды.
«Минем документларым» офисы аша Корпорация хезмәтләрен алу өчен, кече һәм урта эшкуарлык субъектына үзенең ИНН белү дә җитә, һәм шулай ук аның үзе белән шәхесне таныклаучы документы да (РФ гражданины паспорты) булырга тиеш.
«Минем документларым» офисларының адреслары һәм эш режимнары турында мәгълүмат https://uslugi.tatarstan.ru/mfc сайтында урнаштырылган. Корпорация тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында өстәмә мәгълүматны Корпорациянең рәсми сайтында алырга мөмкин: http://corpmsp.ru/.
2016 елның 5-7 сентябре көннәрендә 200 һәм 2000 сумлык яңа купюраларның иң яхшы дизайнына багышланган бөтенроссия конкурсының өченче йомгаклау этабы үтә. Яңа купюраларны 2017 елдан әйләнешкә кертү планлаштырыла.
Тавыш бирүләр буенча 2016 елның 16 сентябренә Казан беренче бишлеккә керә. Конкурс статистикасы тәүлегенә ике мәртәбә твоя-россия.рф сайтында яңартыла.
16 сентябрь көнне Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы предприятиеләрендә интеллектуаль милек сорауларына багышланган киңәшмә үтте. Чарада Бизнесның финанс үсеше институтының (Мәскәү ш.) генераль директоры Альберт Шәйхетдинов, республиканың 20дән артык предприятиесе һәм оешмасы җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП (алга таба - «Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП) белән бергә атна саен бушлай белем бирү семинарлары оештыра.
2016 елның 16 сентябрендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖндә «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе Коллегиясе утырышы узды.
РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев чит илдә җитештерелгән товарларга, чит ил затлары тарафыннан башкарылган эшләр, күрсәтелгән хезмәтләргә караганда Россиядә җитештерелгән товарларга, Россиядә яшәүче затлар тарафыннан башкарылган эшләр, күрсәтелгән хезмәтләргә өстенлек бирү турында карарны имзалады.
ТР дәүләт хезмәткәрләре арасында уздырыла торган конкурста җиңүчеләр республиканың кадрлар резервына керәчәк.
3нче конкурсны ачу тантанасында шулай ук ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов һәм КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе ректоры Игорь Привалов катнашты.
«Инновацияле эшчәнлекне икътисадый-хокукый җайлау 2016 Көз» XII Бөтенроссия Конгрессы 2016 елның 3 октябрендә Мәскәүдә «Космос» Кунакханә комплексында Конгресс-үзәктә оештырыла. Чара «Социаль-икътисадый үсеш агентлыгы» Компанияләр Төркеме тарафыннан оештырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы ярдәмендә 2016 елның 14 сентябрендә «Туган авылым» Милли комплексы ресторанында Казандагы 1нче интернат-мәктәп балалары өчен хәйрия бәйрәме уздырылды.