Россия энергетика компаниясе Татарстан эшкуарлары арасында потенциаль тәэмин итүчеләрне эзли

2025 елның 11 марты, сишәмбе

2 апрельдә «ЭНЕРГОПРОМ» Татарстан энергетика форумы кысаларында республика бизнесы өчен конференция узачак, анда Россиянең иң эре энергетика компаниясе үз тәэмин итүчеләренә карата таләпләр җиткереп, республика бизнесыннан тәкъдимнәр белән танышачак. 

«РусГидро» ГАҖ төбәк Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы кластер үсеше һәм проект идарәсе үзәге» АКО белән берлектә Казанда тәэмин итүчеләр көнен үткәрәчәк. Чара «Нәтиҗәле конкурент икътисад» илкүләм проекты кысаларында узачак.

Энергетика компаниясе вәкилләре Татарстанның товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләренең тәкъдимнәре белән танышачак, алар турыдан-туры РусГидро төркеме оешмалары белән генә түгел, ә бөтен Россия буенча, шул исәптән илнең Ерак Көнчыгыш регионнарында, төркем проектларын гамәлгә ашыручы эре компанияләр арасында заказчылар да табачак.

Чара сатып алулар өлкәсендәге төп үзгәрешләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре арасыннан потенциаль тәэмин итүчеләр санын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мәйданчык булачак. Базарда катнашучыларны сатып алуларның гамәлдәге системасы, тәэмин итүчеләр өчен мөһим булган яңа проектлар белән таныштырачаклар.

Чара диалог форматында узачак, анда электрон сәүдә мәйданчыклары вәкилләре дә катнашачак. 

«Тәэмин итүче көннәре» кооперация төзүдә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. 2023 һәм 2024 елларда эре предприятиеләрнең реаль сектордан КУЭ белән үзара хезмәттәшлеген үстерүгә юнәлдерелгән чаралар эре төзелеш, машина төзелеше, нефть химиясе компанияләре һәм сәүдә челтәрләре өчен үткәрелде. Нәтиҗәдә 400дән артык предприятие эре бизнес белән тәэмин итә башлады, 4 млрд сумнан артык контрактлар төзелде.

Чараның программасы белән танышырга һәм 2025 елның 28 мартына кадәр сылтама буенча теркәлү узарга мөмкин: https://dp.rushydro.ru/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International