Татарстанда нефть һәм газ скважиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү өчен җиһазлар җитештерүчегә илкүләм проект кысаларында үсешкә гарантияле ярдәм күрсәтелде

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәмендә нефть һәм газ скважиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү өчен җиһазлар җитештерүче «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында алга таба үсеш өчен ташламалы шартларда кредит оешмасында займ рәсмиләштерә алды.

Нефть һәм газ скважиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү өчен җайланмалар җитештерү буенча «Спектр» ҖЧҖ Менделеевск муниципаль районында 2020 елда нигез салынган һәм бүгенге көндә дә динамик үсештә.

Аны төзү чорында оешма инвестиция проектының бизнес-планын төзү, шулай ук киң станоклы паркы һәм лицензияле сынау лабораториясе булган инвесторларны һәм компанияләрне эзләү белән актив шөгыльләнгән. 

2020 елда предприятиенең инвесторы булып нефть чыгару, скважиналарны ремонтлау һәм экологик чишелешләр өлкәсендә нефть-газ сәнәгате өчен югары технологияле нефть сервисы хезмәтләре күрсәтү торган оешма чыкты. Шул ук елда предприятие үзенең станок паркы һәм җиһазларны сынау өчен сертификацияләнгән лабораториясе булган оешма белән килешү төзегән.

2021 елда компания ТР Менделеевск муниципаль районының ТОСЭР резиденты булды.

2024 елда Татарстан компаниясенең җитештерү күләмнәрен арттыру һәм чыгарыла торган продукция ассортиментын киңәйтү өчен заем финанславы кирәк булды. Татарстан Республикасы Гарантия фонды Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәмендә предприятиегә гарантияле ярдәм күрсәтте һәм «Ярдәм–2024» гарантияле продукты кысаларында 2,5 млн.сум күләмендә поручитель булып чыкты, шуның нәтиҗәсендә компания, алынган акчаларны җитештерүне үстерүгә юнәлтеп, ташламалы шартларда кредит оешмасында 5 млн.сум күләмендә займ рәсмиләштерә алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өстенлекле тармакларда (эшкәртү производствосы, кунакханәләр һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре эшчәнлеге, мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендәге эшчәнлек, һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлек, креатив индустрияләр) эшчәнлек алып баручы эшкуарлар беренче чиратта гарантияле ярдәмгә дәгъва итә ала.

Уен бизнесы, финанс һәм иминият хезмәтләре белән шөгыльләнүче эшкуарлар искәрмә булып тора.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы нәтиҗәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшкуарларга заем финансларын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирә.

2025 елның 01 гыйнварыннан КУЭ субъектларына гарантияле ярдәм күрсәтү шартлары үзгәрде. Хәзер Фондның гарантияле ярдәменнән Татарстан эшкуарлары гына түгел, ә Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы Россия эшкуарлары да файдалана ала. Гарантия ярдәме инвестиция максатларына һәм әйләнештән тыш акчаларга бер заемчыга 100 млн.сумга кадәр һәм бәйле компанияләр төркеменә 120 млн.сумга кадәр арттырылды.

Эшкуарлар сайтта гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак белә ала, телефоннар: +7(843)293-16-94+7 (903) 061-40-18, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча Фондның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International