Хөрмәтле Яков Вениаминович!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы исеменнән сезне 75 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сезнең Дәүләт заказы агынтлыгы җитәкчесе вазыйфасында күпьеллык хезмәтегез республикабыз үсешендә мөһим роль уйный. Сезнең җитәкчелектә агентлык сатып алулар өлкәсендә федераль электрон сәүдә мәйданчыгы операторы функцияләрен уңышлы башкара, Дәүләт сатып алуларының үтә күренмәлелеген һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Бу Татарстан икътисады үсешенә һәм бизнес өчен конкурент шартлар тудыруга ярдәм итә.
Сезнең һөнәри осталыгыгыз, зирәклегегез һәм уйланылган карарлар кабул итә белүегез үрнәк булып тора, эшкә бирелгәнлегегезне һәм эшкә җаваплы каравыгызны күрсәтә.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, киләчәктә дә уңышларга ирешүегезне һәм планнарыгызның тормышка ашуын телибез.
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы