2025 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә тармак министрлыклары һәм республиканың Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды. Фикер алышуның төп темасы социаль өлкәдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру иде.
Россия Федерациясе Президентының «2030 елга кадәрге чорга һәм 2036 елга кадәрге перспективага Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары турында» 2024 елның 7 маендагы 309 номерлы указы нигезендә 2030 елга социаль өлкәдәге дәүләт һәм муниципаль оешмаларның 100% хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга җәлеп итүне тәэмин итәргә кирәк.
Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының социаль өлкә оешмаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча планлаштырылган чараларны оператив гамәлгә ашыру өчен федераль тармак министрлыклары һәм тармак компетенцияләре үзәкләре вәкилләре белән даими хезмәттәшлек итәргә кирәклеген билгеләп үтте.