ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

27-29 ноябрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Проект эшчәнлеге департаменты тарафыннан РАНХиГСның проект менеджменты фәнни-мәгариф үзәге һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк белән берлектә оештырылган «Илкүләм проектлар 2025-2030» стратегик сессиясе узды.

«Минем бизнес» үзәге һәм Казан кооператив институты «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында МХО катнашучылар өчен эшкуарлык күнекмәләрен үстерү һәм бизнесны нульдән башлап җибәрү буенча бушлай белем бирү модулен эшләтеп җибәрә. Мәгариф проектына махсус операциянең элеккеге катнашучыларыннан инде 30 гариза керде. 

2024 елның 7 декабрендә республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачык итеп формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле буенча тавыш бирү тәмамлана.


29
ноябрь, 2024 ел
җомга

«Минем бизнес» үзәге хисап тапшыру өчен сервиска түләүсез керү мөмкинлеге бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне дәвам итә. Хезмәт «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә.

Татарстанда сәнәгать парклары белән нәтиҗәле идарә итү буенча идарәче компанияләр өчен ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган практик юнәлешле семинарлар циклы старт алды. 


28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча ярминкәгә заявкаларны «Минем бизнес» төбәк үзәге кабул итә. Ул 18 декабрьдә Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта узачак. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Хабаровск крае делегациясе белән очрашу булды, аның составына төбәк хөкүмәтенең төп вәкилләре: Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Абрамов, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Мария Авилова һәм икътисадый үсеш министры Ирина Зикунова керде. 


27
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

6 декабрьдә Казанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында социаль эшкуарлык буенча «Минем бизнес. Файдага булсын» бушлай форумы узачак. Оештыручылар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге булачак.


26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

19,8 млн сумлык ташламалы гарантияле ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә күрсәтелгән.

2024 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән инженерлык, энергетика һәм юл инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм (яисә) реконструкцияләү максатларында сәнәгать паркларын сайлап алу буенча конкурс старт ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International