2025 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты һәм икътисадый сәясәт комитеты рәисе М.А.Топилин һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасы Рәисенең кече һәм урта эшкуарлык буенча беренче урынбасары А.Г.Когогин катнашында киңәшмә узды
Киңәшмәнең төп максаты «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» һәм «Транспорт мобильлеген сәнәгый тәэмин итү» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында федераль финанслауны җәлеп итү буенча Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан җаваплы РОИВ һәм депутат эшче төркемнәре алдына куелган бурычларны хәл итүдә килешенгән гамәлләр формалаштыру мәсьәләсе булды.
Утырыш барышында катнашучылар Татарстан Республикасында федераль һәм төбәк проектларын, шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык» федераль проектын, шулай ук инвестицион активлыкка, технологияләргә һәм хезмәт җитештерүчәнлегенә бәйле проектларны алга таба үстерү стратегиясе һәм гамәлгә ашыру планы турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов куелган максатларга уңышлы ирешү өчен конструктив диалог һәм ведомствоара хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте. Мондый очрашулар төрле структуралар арасындагы хезмәттәшлекне көчәйтергә һәм республиканың федераль инициативаларны гамәлгә ашыруда нәтиҗәле катнашуын тәэмин итәргә ярдәм итә.