9-12 март көннәрендә төбәк проект офислары хезмәткәрләре һәм Россия Федерациясе субъектлары матбугат хезмәтләре командалары өчен «Сенеж» идарәсе остаханәсе белән берлектә «Яңа илкүләм проектлар: гомуми киләчәк өчен нәтиҗәле коммуникацияләр» исемле турыдан-туры белем бирү чарасы үткәрелде.
Чарада илкүләм проектларны мәгълүмати яктырту буенча рейтингны үзгәртү, илкүләм проектлар буенча объектларны брендлау системасын камилләштерү һәм аларда QR-кодлар урнаштыру буенча бердәм алымнар эшләү өчен стратегик сессияләр уздырылды. Яңа илкүләм проектларны яктырту, җирле үзидарә органнарында мәгълүмати эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу буенча укыту модульләре үткәрелде.
Узган елдагы иң нәтиҗәле төбәкләр, якты кейслар һәм кызыклы форматлар илкүләм проектларны иң яхшы коммуникацияләгән өчен бүләкләр һәм рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Татарстан Республикасының төбәк проект офисына «Контента» АИС Россиянең илкүләм проектларын коммуникацион тәэмин итү эшен оештыруның югары нәтиҗәлелеге өчен дәүләт мәгълүмат системалары белән эшләү бүлеге башлыгы Резеда Мостафина һәм Россия илкүләм проектларының чаралары һәм мөмкинлекләре турында креатив материаллар булдырган өчен Верхорубова Елена йөзендә «Илкүләм приоритетлар» АКО рәхмәте белдерелде.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан тормышның төрле өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла («Гаилә», «Озак һәм актив тормыш», «Яшьләр һәм балалар», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» һ.б.).