Казанда бөтен республикадан 120 талантлы мәктәп укучысын җыйган бизнес-кейслар чемпионаты тәмамланды. Чара "Мәктәп бизнес-старты" проекты кысаларында узды һәм онлайн-чемпионатның кульминациясе булды, анда катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм креативлыкларын уңышлы күрсәттеләр.
Беренче май – ул тормышның яңарыш алып, яхшы үзгәрешләр кичерү символы, илебездә хезмәт кешесенә тирән хөрмәт билгесе.
Россия гражданнарының күп буыннары үзләренең һөнәри уңышлары һәм казанышлары белән бөек держава булдырып, аның икътисадый, мәдәни һәм рухи потенциалын арттырдылар.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 7 майда «Эшкуарлар өчен Ачык ишекләр көннәре»н үткәрә.
Узган ел һәм 2025 елның беренче кварталында Татарстанда кече һәм урта бизнеста катнашучылар санының артуы күзәтелә. Беренче квартал йомгаклары буенча республикада эшкуарлык субъектларының саны 1,8% арткан.
«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасының коллектив стенды составында халыкара күргәзмәләрдә бушлай катнашуга төбәк эшкуарларыннан гаризалар кабул итүне игълан итә. Ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Бүген Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре йортында «Жизнелюб» социаль проекты кысаларында Татарстан Республикасы өлкәннәре өчен финанс белеме буенча семинар узды. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, республиканың Милли банкы һәм Сбербанк ГАҖ ярдәмендә оештырылды.
Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Ростов өлкәсе, Удмурт Республикасы һәм Кырым Республикасы белән беррәттән, МСП.РФ платформасында онлайн рәвештә күрсәтелгән бизнеска дәүләт финанс ярдәме күләме буенча ил төбәкләре арасында лидерлар бишлегенә керде.
2025 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре өчен укыту семинары үткәрде.
Габдулла Тукай - төрки халкының якты йолдызы, милләтебезнең горурлыгы!
Киләчәк буынны Тукай телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аӊа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иӊ мөһим мәсьәләләрнеӊ берсе булып тора.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара интеллектуаль милек көне белән котлыйм!