ТР Икътисад министрлыгында җайга салу йогынтысын бәяләүнең иң яхшы тәҗрибәләрен карадылар

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

2025 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре өчен укыту семинары үткәрде.

Чара республика норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүгә, гамәлдәге норматив хокукый актларга экспертиза ясауга һәм мәҗбүри таләпләрне куллануны бәяләүгә багышланган иде.

Семинар барышында җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру, мәҗбүри таләпләрне куллануга экспертиза һәм бәяләүнең  максатлары һәм бурычлары каралды, күрсәтелгән процедураларны үткәрү тәртибе өйрәнелде, иң яхшы региональ тәҗрибәләргә мисаллар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International