Бүген бу хакта Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга багышланган брифингтагы чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның алты еллык нәтиҗәләре турында Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
Экспортка ярдәм үзәге 2025 елның 8-10 апрелендә Ташкент шәһәрендә узачак UzFood 2025 халыкара күргәзмәсендә Татарстан Республикасының күмәк стенды составында катнашуга төбәк бизнесыннан гаризалар кабул итә башлады.
Иртәгә, 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында «Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында» брифинг булачак.
КУЭ корпорациясе банк-партнерларга кече һәм урта бизнес өчен «зонт»лы поручительство программасы буенча 15 млрд сумлык лимитлар җиткерде. Бу дәүләт коралын бизнесны үстерү өчен кулланып, эшкуарлар 2025 елның беренче кварталында кимендә 30 млрд сум кредит ала алачак. «Зонт»лы поручительлек механизмы 2025 елдан «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.
2024 елда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесы 46 меңнән артык түләүсез хезмәт алган. Хезмәтләр матрицасы максималь киң - үзмәшгульләр продукциясен сату өчен ярминкәләр оештырудан алып, продукцияне сертификацияләүгә һәм яңа белгечлекләргә өйрәтүгә кадәр. Теләсә нинди хезмәтне МСП.РФ бизнесы өчен цифрлы платформада онлайн алырга мөмкин иде.
2025 ел кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә турыдан-туры кагыла торган яңалыклар белән үрелеп бара. Яңа елда яңартылган нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә эшләү өчен бу үзгәрешләрне игътибарсыз калдырмау мөһим. Кече һәм урта бизнеска ярдәмгә КУЭ корпорациясе кануннардагы төп үзгәрешләр белән гайд ясаган.
2023 елга рейтинг Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. Презентация фәнни-технологик үсеш комиссиясе утырышында Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә «Чаллы», «Чистай», «Зеленодольск» алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлек башкару турында килешүләр төзүгә заявкалар карау комиссиясе утырышы узды.
Рейтинг нәтиҗәләрен федераль Икътисад министрлыгында ясадылар. Бәяләүгә караганда, Татарстан Республикасы 2024 елда барлык контроль-күзәтчелек чараларының 20% өлешен «Инспектор» мобиль кушымтасы аша уздыруны тәэмин иткән, бу исә республиканы дистанцион тикшерүләр, консультацияләр һәм башка чаралар саны буенча илнең барлык төбәкләре арасында 1 урынга чыгарган.