ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Россия Банкыннан тәэмин итү сыйфатының I категориясенә керткән төбәк гарантия оешмалары (РГО) саны, 30 га җиткән. Категорияләрне исәпләү һәм бирүне көйләүче директорлар советы карары һәм РФ Икътисадый үсеш министрлыгы методологиясен нигезендә КУЭ корпорациясе башкарган. Мондый статус Татарстан Республикасы Гарантия фондына бирелгән. 


3
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Яшьләр эшкуарлыгының «Создай Наше» федераль конкурсына теркәлү башланды. Бу Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ), КУЭ корпорациясе һәм «Яшьләр эшкуарлык инициативасы» фондының уртак проекты.

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен 2024 ел нәтиҗәләре буенча бизнеска административ басымны киметү эшен оештыру турында белем бирү семинары узды.


31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

ТатарстанныңАСК өлкәсе экспортерлары «Россия экспорт үзәге» АҖ (РЭҮ) коллектив стенды составында 4 халыкара күргәзмәдә бушлай катнаша ала.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән судка кадәр шикаять бирү һәм контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген гамәлгә ашыру механизмы кысаларында шикаятьләрне карау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды.


30
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

РФ инвестиция картасында Татарстанда инвестицияләр кертү өчен 317 буш мәйданчык  урнаштырылган. Аларның бәясе 5,3 млрд.сум дип бәяләнә. 


29
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Елның икенче ае исәп-хисап һәм салым түләү планында эшкуарлардан күп көч таләп итми. Февральдә бизнеска узган ел өчен 6-НДФЛ тапшырырга кирәк, оешмалар милек салымнарын түлиләр. КУЭ корпорациясеннән Эшкуар календаре хисап даталарын үткәрмәскә  ярдәм итә.


28
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Ил буенча кече һәм урта предприятиеләр саны инде 6,59 млн. җиткән, дип аңлашыла КУЭ субъектлары реестры мәгълүматларыннан. Татарстанда бу күрсәткеч 178 меңнән артып киткән.


27
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы төбәкләрдән 250 млрд сумлык инвестиция тәкъдимнәрен җыйган. Ил субъектлары конкрет локацияләрдә җитештерүне башлап җибәрү буенча бизнес өчен 70тән артык инвестиция тәкъдиме формалаштырылган. Татарстаннан федераль ведомство пулына 2 проект кергән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International