ТР Икътисад министрлыгы Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый!

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Беренче май – ул тормышның яңарыш алып, яхшы үзгәрешләр кичерү символы, илебездә хезмәт кешесенә тирән хөрмәт билгесе. 

Россия гражданнарының күп буыннары үзләренең һөнәри уңышлары һәм казанышлары белән бөек держава булдырып, аның икътисадый, мәдәни һәм рухи потенциалын арттырдылар. 

Һәм бүген намуслы хезмәт итәргә, тормышны яхшы якка үзгәртергә омтылу халкыбызны берләштерә, республика халкына куелган максатларга нәтиҗәле ирешергә һәм киләчәк хакына уңышлы эшләргә ярдәм итә! 

Икътисад министрлыгы сезгә хезмәтегездә һәм барлык яхшы башлангычларыгызда уңышлар тели. Бәйрәм шатлыклы кәеф бүләк итсен һәм Ватаныбыз хакына яңа казанышларга көч бирсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International