Казанда бөтен республикадан 120 талантлы мәктәп укучысын җыйган бизнес-кейслар чемпионаты тәмамланды. Чара "Мәктәп бизнес-старты" проекты кысаларында узды һәм онлайн-чемпионатның кульминациясе булды, анда катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм креативлыкларын уңышлы күрсәттеләр.
Чемпионатта яшь эшкуарларга үзләренең уңыш тарихлары, тәҗрибәләре һәм эш алып бару серләре белән уртаклашкан реаль бизнесменнар белән эшләү өчен уникаль мөмкинлек бирелде.
Эшкуарлар катнашучыларга стандарт булмаган алым һәм инновацион чишелешләр таләп итә торган актуаль бизнес-бурычлар тәкъдим иттеләр. Чемпионатта катнашу өчен мәктәп бизнес-компанияләре командаларга берләштерелде. Катнашучыларның үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен эшләү өчен чикләнгән вакыты бар иде, бу ярышларның киеренкелеген һәм рухын арттырды.
Тәкъдим ителгән чишелешләрнең оригинальлеге һәм икътисадый нигезлелеге генә түгел, ә командада эшли белү, үз фикерләреңне төгәл формалаштыру һәм үз карашыңны ышандырырлык итеп яклау да бәяләнде. Күп кенә командалар югары дәрәҗәдә әзерлек һәм катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә креатив якын килүне күрсәттеләр.
Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча җыелма команда җиңүче булды, аның составына берничә мәктәп компаниясеннән: Чистай районының 2 нче лицееннан, Сарман районының Җәлил гимназиясеннән һәм Бөгелмә шәһәренең 6 нчы урта мәктәбеннән катнашучылар керде. Аларның чишелешләре оригинальлеге һәм гамәли юнәлеше белән аерылып торды, бу экспертларны таң калдырды.
«Мәктәп бизнес-старты» проектының киләсе этабы – финал слеты, аның барышында командаларга үз бизнес-проектларының финанс өлешен якларга туры киләчәк. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләрнең өч командасы билгеләнәчәк. Алар Мәскәүгә, «Сколково» технопаркына барачаклар.
Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова: «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Мәктәп бизнес-старты» проекты безнең республика өчен генә түгел, ә тулаем илебез өчен дә әһәмияте һәм масштабы буенча уникаль: урта мәктәп яшендәге балаларның эшкуарлык нигезләренә бушлай өйрәнү мөмкинлеге бар, аларны проектлар-идеядән ахыргы нәтиҗәгә – әзер продуктны сәнәгый җитештерүгә ничек барып җитәргә – бизнес төзергә өйрәтәләр. Өстәвенә, бу проектның географиясе бик киң – белем бирү процессына эре шәһәрләрдән генә түгел, ә республикабызның иң ерак почмакларыннан кече авыллардан да балалар җәлеп ителгән. Өч ел эчендә белем бирү процессына 34 меңнән артык укучы җәлеп ителгән инде. Әлбәттә, киләчәктә бу икътисадка синергетик эффект бирәчәк, проект инде хәзер үк Татарстанда эшкуарлык юнәлешендәге кадрлар потенциалын формалаштырырга ярдәм итә. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, ә аны үстерүне дәвам итәргә кирәк».
«Минем бизнес» үзәге җитәкчесе, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары Линара Борһанова: «Бизнес-кейслар чемпионаты үз алдына эшкуарлык өлкәсендә кызыксынучы талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатын куйды. Татарстанның төрле мәктәпләреннән урта сыйныф укучылары югары аналитик сәләтләрен һәм стратегик фикерләү күнекмәләрен күрсәттеләр. Моннан тыш, чемпионатта катнашу күп кенә укучылар өчен кыйммәтле тәҗрибә булды, ул аларга булачак һөнәрне сайларга ярдәм итәчәк. Әлбәттә, мондый чаралар яшьләр арасында эшкуарлык культурасын үстерүгә һәм Татарстанда бизнес лидерларының яңа буынын формалаштыруга ярдәм итә».
«Мәктәп бизнес-старты» проекты Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырыла, аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге оештыра.