Татарстанда өлкән буын өчен финанс белеме буенча семинар узды

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Бүген Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре йортында «Жизнелюб» социаль проекты кысаларында Татарстан Республикасы өлкәннәре өчен финанс белеме буенча семинар узды. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, республиканың Милли банкы һәм Сбербанк ГАҖ ярдәмендә оештырылды.

«Бүген Татарстан Республикасында финанс иминлеге, мошенникларга каршы тору өлкәсендә халыкны агарту мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Акчаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен мошенниклыкның яңа схемаларын вакытында ачыклау һәм алар турында гражданнарга хәбәр итү мөһим», –  дип билгеләп үтте ТР Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов.

Семинар кысаларында катнашучылар үзләренең финансларын яклауның төп принциплары турында белделәр, мошенниклыкның иң киң таралган төрләре белән таныштылар һәм үзләрен һәм якыннарын финанс югалтулардан ничек якларга икәнлеге турында конкрет киңәшләр алдылар.

Эксперт докладлары белән шулай ук Россия Банкының ВВГУ Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе – Милли банк һәм Сбербанк ГАҖ Татарстан Банкы бүлекчәсе вәкилләре чыгыш ясады.

Бер генә банк та, бер генә дәүләт учреждениесе дә беркайчан да телефон буенча шәхси мәгълүмат сорамый, PIN-код яки смс аша код турында хәбәр итүне сорамый, ә «куркынычсыз счет»ка акча күчерү турындагы теләсә нинди тәкъдимнәр сагайтып җибәрергә тиеш.

Чараны нәкъ менә «Жизнелюб» социаль проекты кысаларында уздыруны билгеләп үтү мөһим, ул өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән, алар өчен финанс белеме көндәлек тормышта кирәкле күнекмә булып тора.

Үткәрелгән чара йомгаклары буенча катнашучылар мәгълүмати материаллар һәм заманча шартларда үз финансларын яклау өчен гамәли кораллар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International