Татарстанда эшкуарлык субъектларының саны арта

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Узган ел һәм 2025 елның беренче кварталында Татарстанда кече һәм урта бизнеста катнашучылар санының артуы күзәтелә. Беренче квартал йомгаклары буенча республикада эшкуарлык субъектларының саны 1,8% арткан.

Кече һәм урта бизнес республиканың социаль-икътисадый үсешенең фундаменталь нигезе булып тора. Кече бизнесны үстерү мәсьәләләре Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге оператив штабның даими контролендә тора. 

Финанс һәм финанс булмаган чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, шул исәптән «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында, 2025 елның беренче кварталында 16 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелде. Әлеге чаралар кече һәм урта бизнес җитештерүне киңәйтү өчен инвестицияләр җәлеп итүне тәэмин итте. 

Шулай ук 2025 елның 1 кварталында Татарстанда КУЭ саны 1,8% ка арткан һәм 181 мең эшкуардан артып киткән, Идел буе федераль округында республика беренче урынны саклап калды. Икътисадның эшкәртү производстволары, фәнни һәм техник эшчәнлек, төзелеш, логистика, шулай ук гомуми туклану һәм кунакханә бизнесы кебек өстенлекле тармакларында үсеш күзәтелә.

Чикләүләр дәвам итүгә һәм санкцияләр басымы саклануга карамастан, республика предприятиеләре һәм оешмалары логистиканы һәм сату базарларын үзгәртеп коруга, инвестиция активлыгын саклап калуга һәм җитештерүне үстерүгә ирештеләр. Бу шартларда республика предприятиеләре арасында бизнеска дәүләт тарафыннан ташламалы ярдәм күрсәтүгә ихтыяҗ арта. 

Татарстан Икътисад министрлыгы өстенлекле тармаклар һәм категорияләр өчен, шул исәптән партнерлык финанс программалары кысаларында да, 1% тан 9,5% ка кадәр ставкалар буенча ташламалы микрофинанс ярдәмен гамәлгә ашыра.

Мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру һәм республикада кече бизнес субъектларына бер тәрәзә режимында ярдәм итү турында тулы мәгълүматны оператив алу өчен Татарстанда Бердәм элемтә үзәге эшли. Консультацияне әлеге номер буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International