Мидхәт Шаһиәхмәтов Халыкара интеллектуаль милек көне белән котлый

2025 елның 26 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара интеллектуаль милек көне белән котлыйм!

Бу көн җәмгыятебезнең интеллектуаль хокукларын һәм иҗади потенциалын саклауның мөһимлеген ассызыклый. Сезнең армый-талмый башкарылган хезмәтегез һәм инновацияләрегез фән, мәдәният һәм технологияләр үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә, илебезнең дөнья мәйданындагы позицияләрен ныгыта.

Интеллектуаль милек - ул фидакарь процессның нәтиҗәсе генә түгел, яңа товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр булдыру, конкурентлыкка сәләтлелекне үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен нигез дә. Сезнең бу өлкәгә керткән өлешегез ил икътисадын ныгытырга һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.

Сезгә яңа казанышлар, өметле идеяләр һәм барлык куелган максатларга ирешүегезне телибез!

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -

Татарстан Республикасы икътисад министры

Мидхәт Шаһиәхмәтов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International