Татарстанның кече бизнесы түбән ставка белән 300 миллион сумга якын акчаны онлайн җәлеп иткән

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Ростов өлкәсе, Удмурт Республикасы һәм Кырым Республикасы белән беррәттән, МСП.РФ платформасында онлайн рәвештә күрсәтелгән бизнеска дәүләт финанс ярдәме күләме буенча ил төбәкләре арасында лидерлар бишлегенә керде. 

2025 елның 1 кварталында Россиянең 71 төбәгеннән якынча 2 мең эшкуар МСП.РФ цифрлы платформасы аша дәүләт микрофинанс оешмаларында (ГМФО) гомуми суммасы 5,1 млрд.сумнан артык микрозаймнар алган. 

«МСП.РФ платформасы эшкуарларга үсеш һәм ярдәм чаралары буенча, шул исәптән финанслауны җәлеп итүне дә кертеп, бердәм керү тәрәзәсенә әверелде. Цифрлы мохит заявканы дистанцион рәвештә бирергә һәм отышлы шартларда кирәкле акчаларны алырга мөмкинлек бирә. Моны эшләү документлар әйләнешен һәм килештерү процедураларын стандартлаштыру һәм унификацияләү ярдәмендә мөмкин кадәр җиңелрәк», - дип белдерде КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич. 

Татарстанда 90лап компания ярдәм алган. Ярдәмне ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкны үстерү институтлары күрсәтте. Төбәк бизнесы еллык 1% тан башлап киметелгән ставка буенча 300 млн. сумга якын акча җәлеп иткән. Ташламалы финанслаудан файдаланган предприятиеләрнең яртысы икътисадның реаль секторында – җитештерү тармакларында эшчәнлек алып бара. Калганнары – хезмәт күрсәтү һәм сәүдә, авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәсендә.

Хәзер Татарстанның Икътисад министрлыгы 1% тан 9,5% ка кадәр ставкалы 5 ташламалы дәүләт кредиты продуктын гамәлгә ашыра, максималь ярдәм күләме 4 елга кадәр – 15 млн.сумга кадәр, шул исәптән партнерлык финанс программалары кысаларында да. 

Республика Мәскәү белән беррәттән – интеллектуаль милек залогына финанслауның сынау программасында катнашучы – 40 млн.сумлык ярдәмнән  5 компания файдаланган. 

Махсус хәрби операция ветераннарын эшкуарлык эшчәнлегенә җайлаштыру һәм җәлеп итү өчен төбәктә еллык 1% белән 3 елга кадәр һәм максималь финанслау күләме 5 млн.сумга кадәр булган «МХО ярдәм» махсуслаштырылган продукты гамәлдә. Ветераннар җиһазлар сатып алу һәм тегү производствосын ачу, шулай ук азык-төлек ингредиентлары җитештерү өчен финанслар җәлеп итәләр. 

Исегезгә төшерик, МСП.РФ цифрлы платформасы кече һәм урта бизнес өчен хезмәтләр һәм ярдәм чаралары мөмкинлеген арттыру өчен РФ Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә КУЭ корпорациясе тарафыннан эшләнгән һәм 2023 елның көзендә гамәлгә кертелде. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан эшкуарлары МСП.РФ цифрлы платформасы аша региональ ярдәм чараларына 15,5 меңгә якын гариза тапшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International