Экспортка ярдәм үзәге һәм eBay Татарстан эшкуарлары өчен бөтен дөнья дәрәҗәсендә сатуларга юл ачачак

2020 елның 16 июне, сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге, eBay маркетплейсы һәм ZoneSmart интегратор-компаниясе Татарстаннан кече һәм урта бизнес өчен eBay аша ваклап сату сату эшчәнлеген үстерү программасын башлап җибәрә. Маркетплейста товарлар урнаштыру республика эшкуарларына аларны бөтен дөнья буенча сатарга мөмкинлек бирәчәк. 

EBay, Үзәк һәм ZoneSmart вәкилләреннән торган жюри программасы кысаларында Татарстанның иң перспективалы экспорт юнәлешле 10 компаниясе сайлап алыначак. Сайлап алынган компанияләргә республиканың Экспортка ярдәм үзәге ZoneSmart компаниясе-интеграторында eBay маркетплейсы мәйданчыгында товар сатучының профилен һәм товарларын урнаштыру буенча күрсәтелгән хезмәтләргә чыгымнарны 100% субсидияләүне тәкъдим итәчәк.

Инициативада катнашучылар сатуларны башлап җибәрү өчен eBay платформасында әзер аккаунт алачак. Компанияләрдән бары тик теркәү өчен стандарт документлар җыелмасы һәм товарлар каталогы гына таләп ителә. Интегратор шулай ук экспортерларны мәйданчыкта бизнесны уңышлы алып барырга өйрәтәчәк – экспертлар Россия продукциясен чит ил маркетплейсларында урнаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

«Республикада җирле эшкуарларга товарларын экспортлау өчен яңа мөмкинлекләр актив үсә, аларның берсе – чит ил маркетплейсларына чыгу.  Мондый мәйданчыклар безнең җитештерүчеләр өчен яңа базарлар ача һәм сатып алучыларны арттыра. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында республикадагы сатучыларның интернет-мәйданчыкларда артып китүе теркәлгән, һәм без экспортерларны онлайн рәвештә танытуга зур ставка ясыйбыз, бу көндәшлелеккә сәләтле компанияләргә сату базарларын шактый киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Үз чиратыбызда, без Министрлык ягыннан бизнесларны онлайн-киңлеккә күчергәндә эшкуарларны һәм товар җитештерүчеләрне җәлеп итү, аларны өйрәтү һәм аларга ярдәм итү эшен дәвам иттерәчәкбез», - дип билгеләп үтте икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Моннан тыш, 2020 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча иң дә уңышлы сату нәтиҗәләренә ирешкән өч сатучы eBay маркетплейсыннан өстәмә ярдәм алачак: компания турында видео- һәм фотоматериаллар төшереләчәк, шулай ук алар махсус export.ebay.com промо-сәхифәсендә һәм мәйданчыкның социаль челтәрләрендә урнаштырылачак.

Алдан сайлап алу аша узмаган эшкуарлар шулай ук үз бизнесларының чикләрен киңәйтү мөмкинлеген алачак. Алар өчен ZoneSmart вебинар-укыту сериясен уздырачак, шуннан соң әлеге компанияләр eBay аша мөстәкыйль рәвештә сата алачак.

Субсидияләнә торган хезмәтләр күрсәтү җыелмасы:

  • eBay һәм PayPal аккаунтларын теркәү;
  • eBay аша кибет оештыру һәм рәсмиләштерү;
  • 500 кадәр товар карточкасы кертү («Авто өчен запас өлешләр» категориясендә – 10 000 кадәр);
  • Профессиональ сатучы дәрәҗәсендә мәйданчыкта эшләргә өйрәтү;
  • eBay аша индивидуаль хәрәкәт итү стратегиясен булдыру.

Компания, катнашу өчен, түбәндәге критерийларга туры килергә: КУЭ субъекты булырга, Татарстанда юридик адреска ия булырга һәм интернет аша сату өчен туры килә торган товарларны ваклап һәм күпләп сату өлкәсендә эшчәнлек алып барырга тиеш.

Катнашу өчен гаризалар программа сайтында 3 нче июльгә кадәр кабул ителә.

Илья Кретов, глобаль үсеп килүче базарларда eBay генераль директоры:

«Соңгы елларда без төбәкләрдән экспорт күләменең шактый артуын, шулай ук eBay аша экспортерлар саны артуын күрәбез. Төбәкләрдәге хөкүмәтләрнең чит илләрдә кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән локаль инициативалары моңа актив ярдәм итә һәм җирле эшкуарларга үз бизнесларын киңәйтү мөмкинлеген бирә. Узган ел эчендә генә дә Татарстан экспортерлары чит илгә 50 меңнән артык товар саткан. Мин ышанам, яңа программа ярдәмендә алар Татарстан Республикасын иң актив экспорт төбәге унлыгына чыгара алачак».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International