ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада яшәүчеләрне Россия Көне белән котлады

2020 елның 12 июне, җомга

Икътисад министрлыгы исеменнән сезне әлеге мөһим бәйрәм – Россия көне белән котлыйм!

12 июнь – илебезнең күпмилләтле һәм күп конфессияле халкы өчен истәлекле көн. Бу дата тирән мәгънәгә ия –  төрле халыкларны берләштерү идеясен алга сөрә һәм җәмгыятьнең, икътисадның, һәркемнең иминлеге өчен уртак җаваплы булуыбызны гәүдәләндерә.

Хәзерге Россия – меңьеллык тарихы һәм уникаль мирасы булган көчле держава, ул гаять зур киңлектә күп халыкларны, мәдәниятләрне һәм диннәрне берләштерә.

Татарстан – динамикалы рәвештә үсә торган Россия төбәге, алдынгы идеяләрне һәм заманча технологияләрне алга этәрүнең үзенчәлекле локомотивы. Республика бик зур икътисадый һәм кеше потенциалына ия. Нәкъ менә сезнең көндәлек хезмәтегез, булдыклы, инициативалы булуыгыз, туган җирегездә яшәү һәм эшләү теләге төбәкнең уңышлы үсешенә ярдәм итә.

Чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа уңышлар һәм Россия иминлеге өчен казанышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International