Татарстандагы үзмәшгульләр КУЭ субъектлары өчен каралган барлык дәүләт ярдәме чараларына дәгъва белдерә ала

2020 елның 12 июне, җомга

Татарстандагы үзмәшгульләр кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен каралган барлык дәүләт ярдәме чараларына да дәгъва белдерә ала. Алар арасында – ташламалы кредитлар, субсидияләр һәм грантлар, салымнар буенча ташламалар, лизинг программаларында һәм бизнес-укуларда катнашу. Коронавирус пандемиясе шартларында кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чараларын үзмәшгуль гражданнарга җиткерү турындагы тиешле карар 2020 елның 8 нче июнендә 169 номерлы федераль закон кысаларында кабул ителгән.

2019 елдагы «сынау» нәтиҗәләре буенча Татарстанда 60 меңнән артык үзмәшгуль гражданин теркәлгән. Бүгенге көндә республиканың 67 меңнән артык кешесе «Һөнәри керемгә салым» дигән махсус салым режимын сайлаган.

Закон финанс һәм милек ярдәмен күздә тота: бу – муниципаль милекне ташламалы ставкалар буенча арендалау, ташламалы кредитлар, субсидияләр һәм бизнес ачу һәм үстерү өчен грантлар. Шулай ук, закон нигезендә, һөнәри керемгә салым түләүчеләр, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән беррәттән, дәүләт сатып алуларында товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итүче дә була ала. Бу чара 2028 елга кадәр – һөнәри керемгә салым кертү буенча эксперимент үткәрелгән чорда гамәлдә булачак. Моннан тыш, дәүләт башкарма хакимияте органнары үзмәшгульләргә һәрьяклы мәгълүмати ярдәм күрсәтергә тиеш.

Законда каралганча, төбәк хакимиятләренең һәм җирле үзидарә органнарының РФ субъектлары бюджетлары һәм җирле бюджет акчалары хисабына мөстәкыйль рәвештә үзмәшгульләргә өстәмә ярдәм күрсәтү хокукы да каралган.

Документ нигезендә, «КУЭ» корпорациясе» АҖ һәм аның бүлендек җәмгыятьләре тарафыннан бирелә торган ярдәм чаралары шулай ук «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга да кагылачак.

Закон нормаларын гамәлгә ашыру һәм ярдәм чараларыннан файдалана алу мөмкинлеген арттыру, үзмәшгуль гражданнарны легаль эшкуарлык мохитенә җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудырыр дип көтелә.

Элегрәк республикадагы үзмәшгульләргә 2019 елда 139 млн.сум күләмендә түләнгән салымнар кайтарылачак, шулай ук 2020 елның 1 нче июленнән 31 нче декабренә кадәр түләнергә тиешле салым өчен минималь хезмәт хакы күләмендә салым капиталы биреләчәк, дип хәбәр ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International