10 нчы июньдә РФ Дәүләт Думасында Гражданнар кодексына аккредитация узган оешмаларны мәгълүмати эзләнүгә җәлеп итүне һәм уйлап табуларга һәм асылда файдалы модельләргә экспертиза үткәрү кысаларында патент сәләтлелеген алдан бәяләүне күздә тоткан үзгәрешләр кертү турында закон проекты буенча фикер алышу булган. Закон проектын кабул итү югарыда санап үтелгән функцияләрне гамәлгә ашыру буенча ТР Икътисад министрлыгына караган «Татарстан фәнни-техник үзәге» ТР ДУП вәкаләтләрен рәсми рәвештә расларга мөмкинлек бирәчәк.
Документта билгеләп үтелгәнчә, Россия фәнни һәм мәгариф оешмаларын аккредитацияләү түләүсез нигездә башкарылачак. Шул ук вакытта алар конкрет өлкәләрдә компетенцияләргә ия булырга тиеш. Беренчел мәгълүмат эзләүне үткәрү буенча хезмәт мөрәҗәгать итүчеләргә ирекле рәвештә күрсәтеләчәк. Әмма патентка сәләтле булу-булмауны бәяләү бәясе, мөрәҗәгать итүче белән оешмалар арасында төзелгән килешүләрдә һәр мәгълүмат эзләүнең катлаулылыгыннан, күләменнән һәм вакытыннан чыгып, фән һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан билгеләнәчәк.
2019 елның июнендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан интеллектуаль милек өлкәсен үстерүгә ярдәм итү кысаларында үзара ярдәм итешү турында өч яклы килешү төзелгән иде. Килешү кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан фәнни-техник үзәге» ТР ДУП базасында компетенцияләр үзәген оештыру күздә тотыла, аның функциональ билгеләнеше, шул исәптән, беренчел мәгълүмат эзләтү һәм патентка сәләтле булу-булмауны бәяләүдән дә гыйбарәт.
Закон проекты Роспатентта аккредитацияләнгән Россиянең фән һәм мәгариф оешмалары тарафыннан беренчел мәгълүмат эзләтү һәм игълан ителгән техник чишелешнең патентка сәләтле булу-булмавын бәяләү өчен шартлар тудыруны күздә тота. Закон проектын кабул итү Фәнни-тикшеренү үзәгенең аккредитацияләнгән оешма функцияләрен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен рәсми рәвештә расларга мөмкинлек бирәчәк.