«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО «Смартека» платформасында һәм Telegram порталында коронавирус пандемиясе вакытында бизнеска ярдәм итүнең иң нәтиҗәле һәм үтемле чараларын табу өчен бизнесменнар арасында сораштыру уздыра.
Сораштыру Россия Хөкүмәте ярдәме белән башланып китте, эшкуарларга төбәкләрдә гамәлдә булган ярдәм чараларын бәяләргә һәм алар арасыннан иң нәтиҗәле, үтемле һәм кирәкле ярдәмне билгеләргә тәкъдим ителә.
Стартта респондент үз төбәген сайлый һәм конкрет субъект территориясендә гамәлдә булган барлык актуаль ярдәм чаралары турында белә. Үз тәҗрибәсенә таянып, ул тәкъдим ителгән чаралардан иң нәтиҗәле, үтемле һәм кирәклеләрен бәяли ала.
Сораштыру нәтиҗәләре нинди ярдәмнең файдалы булуын, шулай ук аннан файдаланганда бизнесның нинди авырлыкларга таруын күрсәтәчәк. Шулай итеп, сораштыру Россиядә эшкуарлыкка ярдәм итү буенча яңа чаралар пакеты булдырырга ярдәм итәчәк.
Бизнеска ярдәм итүнең барлык чаралары да диярлек ашыгыч кабул ителгәнлектән, аларның күбесен эшләп бетерергә яки кардиналь үзгәртергә кирәк булырга мөмкин. Сораштыруда катнашучылар агымдагы ярдәм чараларын үзгәртү яки яңаларын кабул итү буенча үз тәкъдимнәрен юллый алачак.
Сораштыруны «Смартека» платформасында «Смарт. Антикризис» https://smarteka.com/solution/questions/business_monitoring (сайтта теркәлергә кирәк) платформасында, шулай ук @asi_business_monitoring_2_bot сылтамасы буенча Телеграмм мессенджерында узарга мөмкин.