Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкилләре 27 меңнән артык консультация үткәргән

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Республиканың 35 муниципаль районында Татарстан эшкуарлыгына ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгенең төбәк вәкилләре даими нигездә эшли. Вәкилләр эшкуарларны кызыксындырган барлык сораулар буенча түләүсез профессиональ консультация бирергә, шулай ук финанс һәм мәгълүмати ярдәм чаралары белән таныштырырга әзер. Бер ел эчендә вәкилләр эшкуарларга 27 меңнән артык хезмәт күрсәткән.

Республиканың муниципаль берәмлекләрендә Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкилләре институты 2019 елда кече һәм урта бизнес субъектларын гамәлдәге ярдәм чаралары белән максималь колачлау максатында оештырылды. Шулай итеп, Татарстанның теләсә кайсы ноктасында булып та, эшкуарга, вакытлыча чыгымнарны азайтып, сыйфатлы хезмәт күрсәтелә ала.

Муниципаль районнардагы белгечләр үз эшләрен ачу, финанс һәм бизнес-планлаштыру, юридик мәсьәләләр, персонал сайлау, товарларны һәм хезмәтләрне сертификацияләү, кредит алу, белем бирү чараларында һәм чит ил күргәзмәләрендә катнашу буенча консультацияләр бирә. 2019 елда төбәк вәкилләре районнардагы эшкуарлар өчен 19 меңгә якын консультация һәм агымдагы елда 8 меңнән артык консультация үткәргән.

Шулай ук узган ел эчендә төбәк вәкилләре эз эшен ачарга ниятләгән КУЭ субъектларына һәм физик затларга 16 меңнән артык хезмәт күрсәткән. Шулар арасыннан якынча 2 600 эшкуар дәүләт ярдәме алган. Үз чиратында, 2020 елның беренче биш аенда төбәк вәкилләре 6 353 хезмәт күрсәткән, шул исәптән 2000 якын эшкуар ярдәм чараларыннан файдаланган.

Нигездә, ваклап сату, авыл хуҗалыгы, төзелеш, йөк ташу, сәнәгый җитештерү белән шөгыльләнүче, шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре консультацияләр һәм хезмәтләр күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә икән.

Микрозаймнар бирү, реклама компанияләре ярдәмендә үз продукцияңне популярлаштыру, бизнес һәм грант ярдәме, субсидияләр бирү кебек чаралар эшкуарлар арасында иң кирәкле финанс чаралары булып кала бирә.

Төбәк вәкилләренә үзмәшгуль гражданнар да мөрәҗәгать итә. Аларны иминият кертемнәрен түләү, хисап тапшыру, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән килешүләр төзү мәсьәләләре кызыксындыра. 2019 елда белгечләр тарафыннан районнарда 13 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән һәм аларга консультация бирелгән.

Исегезгә төшерик, республика эшкуарларына ярдәм итүнең барлык чараларыннан тиз арада файдалану һәм вакытлыча чыгымнарны киметү өчен ФАСТРЕК.РФ порталы эшли. Портал Татарстан Республикасының уникаль проекты булып тора һәм эшкуарларның ярдәм чараларыннан файдалана алуы, шулай ук онлайн киңлектә дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек итүе өчен булдырылган. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли, гариза бирергә һәм аның үтәлешен «Шәхси кабинет»та дистанцион рәвештә тикшерергә мөмкин.

Төбәк вәкилләренең белешмә мәгълүматлары белән ТР ЭЯФ сайтында  (www.fpprt.ru), Эшкуарлыкка ярдәм үзәге бүлегендә танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International