Yardam.ru республика порталы һәм «Брейк Дэрес» сайлап алынган проектлар исемлегенә кертелгән.
Yardam.ru порталы ТР Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә эшләтеп җибәрелгән иде. Ул медицина сервисларын, психолог консультациясен, туклану һәм азык-төлек китеръ буенча хезмәтләр күрсәтүне, бизнес һәм белем алу өчен сервисларны үз эченә ала.
«Брейк Дэрес» проекты брейк-данс белән шөгыльләнүче татар телле яшьләрне һәм балаларны, шулай ук колагы начар ишетә торган республика яшьләрен һәм балаларын пандемия шартларында дистанцион белем бирү аша 6 ай эчендә 1000 кешегә кадәр арттыруны күздә тота. 2020 елның маеннан октябрь аена кадәр, сурдотәрҗемә белән татар телендә атнасына 3 әр брейк-данс дәресе, барлыгы 50 видеодәрес чыгарылган.
Хәзерге вакытта жюри әгъзалары финалистларны сайлый. Моннан тыш, 20 нче июньгә кадәр тәкъдим ителгән барлык проектлар буенча ачык тавыш бирү уздырылачак.
Yardam.ru порталы өчен https://smarteka.com/contest/practice/yardam-ru-servisy-gosudarstvennye-uslugi-distancionnoe-obucenie-glavnye-novosti?tab=task сылтамасы буенча;
«Брейк Дэрес» өчен https://smarteka.com/contest/practice/yardam-ru-servisy-gosudarstvennye-uslugi-distancionnoe-obucenie-glavnye-novosti?tab=task сылтамасы буенча тавыш бирергә мөмкин.
Җиңүчеләр проектны алга таба тормышка ашыру өчен финанс ярдәме алачак.
Нәтиҗәле практикаларны һәм, шул исәптән коронавирус таралуга каршы көрәш һәм эпидемия нәтиҗәләренә каршы көрәш буенча да, кризиска каршы чишелешләрне ачыклауга юнәлдерелгән «Смарт.Эволюция» конкурсы Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан башлап җибәрелгән иде.