15 нче июньдә Координация комитеты утырышында гражданнар җәмгыятен үстерү өчен Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү буенча икенче конкурста җиңүчеләр билгеләнгән. Утырышны видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко уздырган.
2020 елның 26 нчы февраленнән 6 нчы апреленә кадәр узган конкурска 11 085 гариза бирелгән. Аларның 2 402се бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча гомуми суммасы 4,6 млрд. сумлык ярдәм алачак.
Җиңүчеләр арасында Татарстаннан 66 коммерциясез оешма бар. Проектлар яшьләр сәясәте, фән һәм мәгариф, экология, мәдәният һәм сәнгать, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәнең башка тармакларында гамәлгә ашырылачак. Татарстанның барлык проектларын гамәлгә ашыруга 120 млн. сумнан артык акча юнәлдереләчәк.
Финанслауның иң зур суммасы – 10 млн. сумнан артык, ул Татарстанның «Поколение Индустрии 4.0» белем бирү онлайн-проектына бүлеп бирелгән. Проект республика авылларында һәм 50 000 азрак кешеле кече шәһәрләрдә яшәүче мәктәп, лицей һәм көллият укучылары өчен технологияләр: машина күзлеге, интернет әйберләре, программалаштырыла торган автоматика һәм өстәлгән чынбарлык кебек технологияләр турында гамәли белемнәрдән файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән.
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен социаль һәм көнкүрештә тернәкләндерү өчен булдырылган тагын бер Татарстан проекты шулай ук грант рәвешендә 10 млн.сумга якын акча алган. Проект күрү буенча инвалидлар өчен эшләнгән һәм укыту һәм тернәкләндерү курсларын үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
Кан донорларының DonorSearch берләшмәсенә яшьләрне кан бирүгә даими җәлеп итү һәм мотивацияләү өчен 7 млн. сумнан артык ярдәм бүлеп бирелгән. Татарстан проекты Россиядә һәм БДБ илләрендәге дәүләтнеке булмаган коммерциясез иң эре программа булып тора. Проект эшләгән еллар эчендә дәүләтнең кан хезмәте халык белән эшләү ысулларын шактый яңарткан һәм күп очракта DonorSearch командасы 2010-2019 елларда донорлык өлкәсендә беренчеләрдән булып гамәлгә керткән инструментлардан файдаланган.
Татарстан проектларының күбесе «Социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау», мәдәният һәм сәнгать, шулай ук фән, мәгариф һәм мәгърифәт өлкәләрендә тәкъдим ителгән.
Шулай ук кичә Россия Президенты грантын алуга чираттан тыш конкурс игълан ителде. Катнашу өчен гаризалар 15 нче июльгә кадәр кабул ителә. Гаризаны президентскиегранты.рф. сайтында бирергә мөмкин.
Конкурска мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтүне күздә тоткан проектлар өч юнәлеш буенча кабул ителәчәк:
- «социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау»;
- «гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау»;
- «гаиләгә, аналарга, атага һәм балачакка ярдәм итү».
Проектны гамәлгә ашыру вакыты 2020 елның 1 нче сентябреннән соңга калмыйча башланырга һәм 2021 елның 31 нче декабреннән соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш.
Конкурста җиңүчеләр, үз чиратында, шулай ук, проектны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк финанс ярдәме алачак.