ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2020 ел
җомга

Владимир Потанинның хәйрия фонды Татарстан Республикасының дәүләтнеке булмаган коммерциясез оешмаларын «Эффектив филантропия» хәйрия программасының «Уртак эш» конкурсындагы «Коммерциясез оешмалар. Эджайл технологияләре» номинациясендә катнашырга чакыра.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Россия субъектларының инвестиция климаты торышының илкүләм рейтингы буенча төбәкләр арасында иң яхшысы дип табылган. Стратегик инициативалар агентлыгы 2019 ел нәтиҗәләре буенча рейтинг нәтиҗәләрен тәкъдим иткән. Исегезгә төшерик, рейтинг нәтиҗәләре төбәк хакимиятләренең узган елда бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча тырышлыкларын бәяли. Быел беренче позицияне РФ башкаласы төбәге яулаган, Татарстан Республикасы илнең башкала булмаган  субъектлары арасында иң яхшы нәтиҗәне саклап кала алган.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулай төбәк продуктына кече һәм урта эшкуарлык субъектларының керткән өлеше 26,1% тәшкил иткән. КУЭ субъектларының республика тулай төбәк продуктында катнашуы үсешенең уңай динамикасын саклап калуның төп инструментларыннан берсе – эшкуарлыкка ярдәм итү буенча федераль һәм төбәк чараларын гамәлгә ашыру. Бүгенге көндә федераль һәм республика бюджетлары хисабына бизнес 25 млрд.сумнан артык ярдәм алган инде, әле бу салым һәм банк каникулларын, реструктурлаштыруларны исәпкә алмыйча.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы 2019 елда махсус икътисадый зоналар эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап әзерләгән. Татарстанның ике махсус икътисад зонасы нәтиҗәле эшли, дип танылган. Болар: «Иннополис» һәм «Алабуга» МИЗ.


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (РОСОБРНАДЗОР) коммерциясез оешмалар реестрына кермәгән дәүләтнеке булмаган мәгариф оешмаларының мөрәҗәгатьләре өчен электрон почта булдырган.

1 нче июльдән башлап «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы Россиянең барлык төбәкләрендә дә кертелә. 2019 нчы елда Татарстан үзмәшгуль гражданнар өчен салым режимы кертү буенча дүрт сынау төбәгенең берсе булды, бу бүген Оренбург өлкәсе эшкуарлары өчен «Минем бизнес» үзәге оештырган вебинарда уңай тәҗрибәне трансляцияләргә мөмкинлек бирде.


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Эшкуарлыкка ярдәм итү максатларында агымдагы елның 9 нчы июлендә, 10 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «КУЭ корпорациясе» АҖ белән берлектә «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының эре компанияләр сатып алуларыннан һәм күрсәтелә торган төрле ярдәм рәвешләреннән файдалана алу мөмкинлеге» темасына бушлай семинар уздырыла.

«Новости Росси» мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе «Новости регионов России»  төбәк яңалыклары порталында Җыелма күзәтү 2020: «Россия төбәкләре үсеше — дәүләт көче!» дигән күзәтү оештыра (https://regioninformburo.ru/category/society).

Моношәһәрләрне үстерү фонды «Академия.WEB» дигән белем бирү семинарларының яңа сериясен башлап җибәрә, алар июль аенда Татарстанның моношәһәрләре башлыклары һәм эшкуарлары өчен онлайн-режимда узачак.


3
июль, 2020 ел
җомга

Коммерциясез оешмаларның өстәмә ярдәм чаралары күрсәтеләчәк икенче реестры басылып чыккан. Коммерциясез оешмалар исемлеге Россия Икътисадый үсеш министрлыгы сайтында урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International