ТР Икътисад министрлыгы Оренбург өлкәсе белән үзмәшгульләр өчен салым режимын кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

1 нче июльдән башлап «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы Россиянең барлык төбәкләрендә дә кертелә. 2019 нчы елда Татарстан үзмәшгуль гражданнар өчен салым режимы кертү буенча дүрт сынау төбәгенең берсе булды, бу бүген Оренбург өлкәсе эшкуарлары өчен «Минем бизнес» үзәге оештырган вебинарда уңай тәҗрибәне трансляцияләргә мөмкинлек бирде.

1 нче июльдән башлап «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы Оренбург өлкәсендә дә бөтен ил белән бергә эшли башлаячак. Ул эшкуарлык эшчәнлеген минималь чыгымнар белән легальләштерергә һәм аны гадирәк режимда алып барырга хокук бирә. Моны бүгенге көндә Татарстанда теркәлгән 68 000нән артык үзмәшгуль кеше бәяли алган, бу республика икътисадының формаль булмаган секторында эшләүче гражданнарның 20,5%тан артыгын легальләштерү турында аңлата. Бу санда Россиянең башка төбәкләрендә теркәлгән, әмма үз эшчәнлекләрен алып бару өчен Татарстан территориясен сайлаган чит шәһәр гражданнары исәпкә алынмаган әле. Андыйлар – 8500 якын кеше.

Татарстан Икътисад министрлыгы вәкиле Эмил Хисмәтов вебинарда махсус салым режимы кертүнең башлангыч этабында республикадагы үзмәшгульләрне кызыксындырган төп мәсьәләләр турында сөйләде. Аерым алганда, ничек чек бирергә, хисаплылык бармы, юридик зат яки шәхси эшкуар үзмәшгуль гражданин белән килешү төзи аламы-юкмы һ.б. Хисмәтов искәртеп узганча, вакыт узу белән эшкуарларның һөнәри керемгә салым белән кызыксынуы арта гына бара икән.

Бу һәм башка мәсьәләләр буенча үзмәшгульләр өчен «Минем бизнес» үзәгендә һәм «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге»ндә түләүсез консультация ярдәме күрсәтелә. «Минем бизнес» үзәге, шулай ук республиканың һәр районында муниципаль вәкилләр тарафыннан да, 2019 елда махсус салым режимын сайлаган 13 меңнән артык гражданин теркәлгән һәм консультацияләнгән. Үз чиратында, 2019 елда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә 41,1 меңнән артык консультация күрсәтелгән, 2,4 меңнән артык үзмәшгуль гражданин теркәү узган.

Нәтиҗә ясап, Эмил Хисмәтов, әлеге проектны гамәлгә ашыру Оренбург өлкәсенең һәм тулаем Россиянең социаль-икътисадый климатына уңай йогынты ясаячак, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын гамәлгә ашырудан уңай нәтиҗәләрнең берсе – эшсезлекнең гомуми дәрәҗәсен һәм төбәктә «күләгәле» эш белән тәэмин итү өлешен киметү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International