2019 ел нәтиҗәләре буенча инвестиция ягыннан җәлеп итүчәнлек буенча Татарстан төбәкләр арасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Россия субъектларының инвестиция климаты торышының илкүләм рейтингы буенча төбәкләр арасында иң яхшысы дип табылган. Стратегик инициативалар агентлыгы 2019 ел нәтиҗәләре буенча рейтинг нәтиҗәләрен тәкъдим иткән. Исегезгә төшерик, рейтинг нәтиҗәләре төбәк хакимиятләренең узган елда бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча тырышлыкларын бәяли. Быел беренче позицияне РФ башкаласы төбәге яулаган, Татарстан Республикасы илнең башкала булмаган  субъектлары арасында иң яхшы нәтиҗәне саклап кала алган.

Бәяләгәндә республика хакимиятләренең кече һәм урта эшкуарлык үсешенә этәргеч бирү шартлары, инфраструктура һәм җайга салу механизмнарын яхшырту инициативалары, шул исәптән, бизнеска дәүләт ярдәме чараларының төрлелеге һәм алардан һәркемнең файдалана алу мөмкинлеге исәпкә алынган. Бәяләү 44 күрсәткеч һәм 4 юнәлеш буенча үткәрелә: җайга салу мохите, бизнес институтлары, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм итү.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан илкүләм рейтингта өч тапкыр җиңүгә иреште – 2015, 2016 һәм 2017 елларда, 2018 ел нәтиҗәләре буенча башкаладан гына калышты, шул ук вакытта аерма нибары 0,3 пункт тәшкил иткән иде, бу исә алдынгылык позицияләренә таба хәрәкәт иткәндә республиканың көндәшлелеккә югары дәрәҗәдә сәләтле булуын күрсәтә.

2019 елда Татарстан инвестицияләр җәлеп итү һәм эшкуарлыкны үстерү өчен өстәмә инфраструктура булдырды. Республикада сәнәгать куәтләре масштаблы модернизация узды, югары технологияле эре предприятиеләр гамәлгә кертелде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанның төп капиталына җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 36% тәшкил итә.

2019 ел йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продуктына кече һәм урта эшкуарлык субъектлары керткән өлеш 26,1% тәшкил итә. КУЭ субъектларының республика тулай төбәк продуктында катнашуы үсешенең төп инструментларыннан берсе – эшкуарлыкка ярдәм итү буенча федераль һәм төбәк чараларын гамәлгә ашыру.

2020 елның апреленнән башлап Татарстан эшкуарлары өчен дәүләт ярдәменең 30дан артык чарасы гамәлдә булды, бу — мөлкәт, финанс һәм финанс булмаган ярдәм-консультация, белем бирү һәм башка программалар. Бүгенге көндә COVID-19 пандемиясе китереп чыгарган кризис шартларында федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына Татарстан бизнесы 25 млрд.сумнан артык ярдәм алган инде.

Төбәктә бизнес үсешенә этәргеч бирү программасы кысаларында цифрлы инструментлар булдырыла һәм эшли башлый. Россия өчен уникаль булган ФАСТТРЕК.РФ күпфункцияле цифрлы платформасы «бердәм тәрәзә» форматы аша бизнес өчен финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларыннан файдалана алу мөмкинлеген тудыру өчен оештырылган. «ФАСТТРЕК.РФ» – барлык бизнес-процессларны тизләтү коралы буларак, эшкуарлар өчен булган төбәктәге ярдәм чараларын «күз ачып йомган» аралыкта туплый. Эшкуарлык эшчәнлеген алып баруда бюрократик, мәгълүмати, финанс-вакытлыча каршылыкларны бетерә.

Шулай ук бизнеска административ басымны киметү өчен Татарстанда махсус интернет-ресурс та булдырылды. «Сыналган бизнес» эшкуарлар һәм контрольлек органнарының үзара хезмәттәшлек мәсьәләләрен хәл итүгә ярдәм итә. Проект ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә җайга салуга, күзәтчелек таләпләре бозылуны кисәтүгә һәм үзмәшгульлекне популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Россия Федерациясе субъектларында инвестиция климаты торышының илкүләм рейтингы – 2014 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган стратегик инициатива. Рейтинг төбәкләрдә барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча тырышлыгын бәяли. Күрсәткечләрнең төп өлеше төбәкләрдәге эшкуарлар арасында үткәрелгән сораштырулардан чыгып формалаштырыла. Методологияне эшләгәндә инвестиция климатын бәяләүнең гамәлдәге һәм халыкара рейтингларның һәм башка механизмнарының тәҗрибәсе исәпкә алынган. Рейтинг күрсәткечләре системасы, инвестицион климат торышын бәяләүгә юнәлдерелгән иң яхшы ил һәм дөнья тәҗрибәсен исәпкә алып эшләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International