Коммерциясез оешмалар үз мөрәҗәгатьләрен электрон адреска җибәрә ала

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (РОСОБРНАДЗОР) коммерциясез оешмалар реестрына кермәгән дәүләтнеке булмаган мәгариф оешмаларының мөрәҗәгатьләре өчен электрон почта булдырган.

 

Үз мөрәҗәгатьләрегезне түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин: Nko@obrnadzor.gov.ru.

 

Еш бирелә торган сорауларга түбәндәгеләр керә: икенче реестрда коммерциясез оешмаларны эзләү, бер ИНН/ ОГРН булган коммерциясез оешмага лицензия бирү, коммерциясез оешмаларны яңадан теркәгәндә лицензияне яңарту, төбәктәге РОСОБРНАДЗОР тарафыннан коммерциясез оешмага кагылышлы белешмәләрне федераль РОСОБРНАДЗОР хезмәтенә тапшырмау.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы коммерциясез оешмаларның беренче һәм икенче реестрларын формалаштырган. Коммерциясез оешмаларга өстәмә ярдәм чаралары биреләчәк. Икенче реестрга 10 000 тирәсе оешма кергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International