9 нчы июльдә дәүләт сатып алуларында катнашу буенча семинар булачак

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Эшкуарлыкка ярдәм итү максатларында агымдагы елның 9 нчы июлендә, 10 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «КУЭ корпорациясе» АҖ белән берлектә «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының эре компанияләр сатып алуларыннан һәм күрсәтелә торган төрле ярдәм рәвешләреннән файдалана алу мөмкинлеге» темасына бушлай семинар уздырыла.

Семинар видео-конференц-элемтә режимында оештырылган.

Әлеге чара эшкуарлык үсешенә, хәзерге икътисадый вәзгыятьтә аларның керемнәрен арттыруга юнәлдерелгән.

Семинар барышында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының эре заказчыларның сатып алуларында катнаша алу мөмкинлеген тәэмин итү мәсьәләләре, «МСП Банк» АҖнең КУЭ субъектларына финанс ярдәме чаралары, шулай ук сатып алу эшчәнлегендә нәтиҗәле катнашу инструменты буларак Факторинг каралачак.

Моннан тыш, семинарда Россиянең эре компанияләре вәкилләре катнашачак, алар арасында «НК «Роснефть» ГАҖ, «РЖД» ААҖ, «Ростелеком» ГАҖ, «Росатом» корпорациясе һәм башкалар.

Барлык бизнес вәкилләренә дә катнашырга тәкъдим итәбез.  Теркәлү һәм семинарның электрон адресы:https://email.etpgpb.ru/landing/msp-kazan.

 

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасының ундүрт эре заказчысының сатып алу планнары проектларының туры килү-килмәвен бәяләү өчен Татарстан Республикасында вәкаләтле орган булып тора, әлеге заказчылар исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган.

Хәзерге вакытта исемлеккә түбәндәге оешмалар керә:

1. «Казметрострой» АҖ (Казан шәһәре).

2. «Казэнерго» АҖ (Казан шәһәре).

3. «Сетевая компания» ААҖ (Казан шәһәре).

4. «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыяте (Казан шәһәре).

5. «Татспиртпром» АҖ (Казан шәһәре).

6. «Татхимфармпрепараты» АҖ (Казан шәһәре).

7. «Таттелеком» ГАҖ (Казан шәһәре).

8. «Татмедиа» АҖ

9. «Татагролизинг» АҖ

10. «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе

11. «Энергопрогресс» инженерлык үзәге» ҖЧҖ

12. «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләрен капиталь төзү һәм энергияне сак тоту технологияләрен үстерү идарәсе» АҖ

13. «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Диспетчерлык үзәге» ТР ДАУ

14. «Инвестицияләр һәм инновацияләр республика агросәнәгать үзәге» АҖ (РАЦИН)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International