«Новости Росси» мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе «Новости регионов России» төбәк яңалыклары порталында Җыелма күзәтү 2020: «Россия төбәкләре үсеше — дәүләт көче!» дигән күзәтү оештыра (https://regioninformburo.ru/category/society).
Күзәтү җәмәгатьчелекнең киң даирәләренә һәм федераль дәүләт хакимияте органнарына РФ субъектларының социаль-икътисадый потенциалын арттыру һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты ягыннан аермаларны киметү мәсьәләләрендә мәгълүмат бирү максатыннан оештырылган. Әлеге бурычлар Россия Федерациясе Президентының «2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе региональ үсешенең дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы Указында билгеләнгән.
Әлеге проект ярдәмендә татарстанлылар төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә гамәлгә ашырыла торган территорияләрнең социаль-икътисадый һәм инвестиция үсешенә юнәлдерелгән чаралар турында актуаль мәгълүмат белән таныша алачак. Җыелма күзәтүдә басыла торган материаллар эшкуарлыкны һәм куллану базарын, торак төзелеше һәм шәһәр төзелеше, транспорт инфраструктурасын үстерү, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ГХАТ органнары һәм нотариат, медицина ярдәме, гражданнар, хокукый, социаль яклау, азык-төлек куркынычсызлыгын, мәдәни һәм спорт-туристлык потенциалын ныгыту кебек актуаль темаларга кагыла.
Халыкка ярдәм итү буенча гамәлгә ашырыла торган программалар турында Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр башкарма хакимияте органнарының актуаль материаллары түбәндәге бүлектә басылачак: https://regioninformburo.ru/category/society/
Мөһим яңалыкларны урнаштыру өчен түләүсез теркәү формасы https://regioninformburo.ru/add-news/ сылтамасы буенча урнаштырылган, ә өстәмә мәгълүмат https://regioninformburo.ru/svodnyj-obzor-2020-razvitie-regionov-rossii-sila-gosudarstva/ сылтамасы буенча урын алган.