Татарстан эшкуарлары 25 млрд. сумнан артык ярдәм алган

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулай төбәк продуктына кече һәм урта эшкуарлык субъектларының керткән өлеше 26,1% тәшкил иткән. КУЭ субъектларының республика тулай төбәк продуктында катнашуы үсешенең уңай динамикасын саклап калуның төп инструментларыннан берсе – эшкуарлыкка ярдәм итү буенча федераль һәм төбәк чараларын гамәлгә ашыру. Бүгенге көндә федераль һәм республика бюджетлары хисабына бизнес 25 млрд.сумнан артык ярдәм алган инде, әле бу салым һәм банк каникулларын, реструктурлаштыруларны исәпкә алмыйча.

Шулай итеп, Федераль салым хезмәте аша гамәлгә ашырыла торган турыдан-туры финанс ярдәменә субсидияләр алу өчен, апрель-май айларында Татарстан эшкуарлары тарафыннан 79 346 гариза бирелгән. Алар буенча 2,4 млрд сумнан артык акча түләнгән. Программа буенча гаризалар кабул итү 2 нче июльдә төгәлләнгән. Кайбер гаризаларның почта аша җибәрелүен исәпкә алып, турыдан-туры финанс ярдәменең йомгаклау күләмен киләсе атнада бәяләргә мөмкин булачак.

Республиканың 1 069 предприятиесе хезмәткәрләренә эш хакы түләүгә процентсыз кредит бирү программасы буенча 2,79 млрд. сумлык ярдәм алган, шул ук вакытта Татарстанның 2 293 предприятиесе 7,6 млрд. сумлык ташламалы кредитлардан файдаланган, эшкуарлар елына 8.5% ташламалы кредит программасы хисабына 11,6 млрд. сумнан артык акча җәлеп иткән.

Үз чиратында, Татарстан эшкуарлары 1,3 млрд. сумнан артык суммага республика программалары – микрозаймнар, реструктурлаштыру, ташламалы поручительстволар, процент ставкасын субсидияләү һәм әзер азык-төлек һәм азык-төлек китерү буенча сервисларга түләүне субсидияләү юлы белән ярдәм ала алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International