Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы 2019 елда махсус икътисадый зоналар эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап әзерләгән. Татарстанның ике махсус икътисад зонасы нәтиҗәле эшли, дип танылган. Болар: «Иннополис» һәм «Алабуга» МИЗ.
Икътисадый үсеш министрлыгы махсус икътисадый зоналар эше нәтиҗәлелегенең өч категориясен билгеләгән: нәтиҗәле эшчәнлек (күрсәткеч 80% югарырак), шактый нәтиҗәле эшчәнлек (40%-80% кадәр) һәм нәтиҗәсез эшчәнлек (40% ким). Эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү 25 абсолют һәм чагыштырмача сан күрсәткечләре буенча башкарылган. Резидентлар эшчәнлеге, инфраструктура булдыруга федераль һәм төбәк бюджетларыннан акча кертүнең рентабельлелеге, идарә органнары эшчәнлеге һәм башка параметрлар исәпкә алынган.
Барлыгы дүрт типтагы 26 махсус икътисад зонасының эшчәнлеге бәяләнгән: 10 сәнәгый-җитештерү тибындагы, 6 техник-гамәлгә кертү тибындагы, 9 туризм-рекреация тибындагы һәм 1 порт зонасы.
Хисап нәтиҗәләре буенча Татарстанның махсус икътисадый зоналары – «Алабуга» сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зонасы һәм «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы МИЗ «нәтиҗәле эшчәнлек» статусын алган. «Алабуга» МИЗ җыелма исәп-хисап күрсәткече буенча 2019 елда 97% ирешкән, ә «Иннополис» МИЗ – 100%.
Бүген «Алабуга» МИЗ Россия Федерациясе территориясендә иң уңышлы махсус икътисадый зона булып тора. «Алабуга» МИЗ территориясендә эшчәнлек алып баручы резидентлар саны буенча да, аларның эшчәнлегеннән алынган табыш күләме буенча да алда бара. Әйтик, 2020 елның 1 нче апреленә «Алабуга» МИЗ территориясендә 65 компания теркәлгән, шул исәптән Kastamonu, HAYAT, Air Liquide, 3M, Rockwool, Armstrong, Август, Транснефть, Ford һ.б. кебек 33 гамәлдәге резидентлар бар. «Алабуга» МИЗ резидентлары тарафыннан белдерелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 200 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Эшчәнлек чорында резидентлар тарафыннан үзләштерелгән инвестицияләр күләме – 137,1 млрд. сум. Идарәче компанияне исәпкә алып, 7 820 эш урыны булдырылган. 2019 елда җитештерелгән продукциядән кергән табыш күләме 82,6 млрд. сум тәшкил иткән.
«Иннополис» махсус икътисадый зонасы – илнең 6 техник-гамәлгә кертү зонасының берсе. 2020 елның май аена «Иннополис» МИЗда 97 компания резидент статусын алган, 18 компания – партнер статусында. Компанияләр үз проектларын үстерә, 3,4 меңнән артык эш урыны булдырган. «Иннополис» махсус икътисадый зонасы – илнең 6 техник-гамәлгә кертү зонасының берсе. 2020 елның май аена «Иннополис» МИЗда 97 компания резидент статусын алган, 18 компания – партнер статусында. Компанияләр үз проектларын үстерә, 3,4 меңнән артык эш урыны булдырган. Резидентлар арасында – ICL компанияләре төркеме, «Новые облачные технологии», Schneider Electric, «Магнит ИТ Лаб», «ИТ Х5 технологияләре», «Ачык мобиль платформа», партнерлар арасында – Acronis, «Ростех», S7 TechLab, Тинькофф банк, Альфа-банк, Яндекс, Сбербанк-технологияләр, Газпромбанк, РСХБ-Интех һ.б. 2019 елның декабренә «Иннополис» МИЗ резидентлары һәм партнерлары тарафыннан 16,9 млрд.сум инвестицияләнгән, 2019 елның декабренә керем күләме 14,5 млрд. сум тәшкил иткән.