Потанин фонды коммерциясез оешмаларны «Коммерциясез оешмалар. Эджайл технологияләре» номинациясендә катнашырга чакыра

2020 елның 10 июле, җомга

Владимир Потанинның хәйрия фонды Татарстан Республикасының дәүләтнеке булмаган коммерциясез оешмаларын «Эффектив филантропия» хәйрия программасының «Уртак эш» конкурсындагы «Коммерциясез оешмалар. Эджайл технологияләре» номинациясендә катнашырга чакыра.

Конкурсның максаты – дәүләтнеке булмаган коммерциясез оешмаларга үз эшчәнлекләрен яңа эш форматларына җайлаштырырга, үз аудиторияләрен саклап калырга һәм киңәйтергә ярдәм итү.

Грантның максималь күләме – 1 миллион сум.

Проектларның озынлыгы – 12 айдан артык түгел.

Гаризалар 2020 елның 20 сентябренә кадәр кабул ителә.

Агымдагы елның 20 нче көненнән соңга калмыйча тапшырылган гаризалар ай саен карала.

Конкурс турында мәгълүмат һәм конкурс документларының тулы комплекты Фонд сайтында урнаштырылган: fondpotanin.ru/competitions/common-cause.

Конкурста катнашу мәсьәләләре буенча Конкурс операторы – Социаль инвестицияләр фондыннан консультацияләр алырга мөмкин (od@soc-invest.ru, +7 (800) 600-59-47, әйдәп баручы координатор – Анистратенко Оксана Борисовна) яки Фонд хезмәткәрләре белән элемтәгә керергә була (wecare@fondpotanin.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International