Моношәһәрләрне үстерү фонды Татарстан монотерриторияләре өчен белем бирү академиясен үткәрәчәк

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Моношәһәрләрне үстерү фонды «Академия.WEB» дигән белем бирү семинарларының яңа сериясен башлап җибәрә, алар июль аенда Татарстанның моношәһәрләре башлыклары һәм эшкуарлары өчен онлайн-режимда узачак.

Академия кысаларында анда катнашучыларга Фонд тарафыннан ярдәм итүнең яңа чаралары һәм бу чаралардан республика моношәһәрләре территорияләрендә файдалану мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.

«Без белем бирү буенча Академияләренең яңа циклын башлап җибәрәбез, хәзер инде – онлайн форматта. Моношәһәрләр өчен Фонд ярдәменең тагын да күбрәк чараларыннан файдалану мөмкинлеге бар: шәһәрләрдә яшәүче кешеләр өчен яңа «кызыклы урыннар» барлыкка килсен өчен, шәһәр транспортын алмаштыру, торак-коммуналь хуҗалыкны яхшырту, социаль объектлар – китапханәләр, балалар өчен иҗат мәктәпләре, кванториумнар төзү һәм үзгәртеп кору эшләрен без бергә башкара алабыз. Барлык инструментлардан ничек файдалана алып булуы турында без семинарларда сөйләячәкбез», – дип хәбәр итте ВЭБ.РФ рәисе урынбасары, МОНОГОРОДА.РФ генераль директоры Ирина Макиева.

Исегезгә төшерик, яңа ярдәм чаралары арасында – лизинг компанияләренә елына 0% белән займнар, концессия килешүләре өчен, дәүләт-хосусый партнерлык һәм муниципаль-хосусый-партнерлык проектларына займнар бирү, социаль инфраструктура объектлары төзүне һәм үзгәртеп коруны финанслашу, шәхси эшкуарларга ярдәм итү.

Шулай ук моношәһәрләр башлыклары шәһәрләр үсешенең төп юнәлешләре, МОНОГОРОДА.РФ белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе һәм Фондның ярдәм инструментларын кулланып гамәлгә ашыру планлаштырыла торган перспектив проектлар буенча үзләренең уңыш тарихлары белән уртаклашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International