Ял көннәрендә Горки-Әмәт урманында Республиканың үзмәшгуль кешеләре өчен II форум узды. Чара үз мәйданында 102 катнашучыны туплаган. Аның ике көнлек программасында – эшлекле лекторий, үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе, мастер-класслар һәм бәйрәм концерты.
Чараны ТР Икътисад министрлыгы, Казан мэриясе, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды оештырды. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында узды.
Фестивальне икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин ачты.
«Үзмәшгуль кешеләр – үз куллары белән нәрсә дә булса эшли алган яисә акыл хезмәте өлкәсендә үзенең белгәннәре өзлексез бәйле булган кешеләр категориясе ул. Бүген алар үз күнекмәләре ярдәмендә акча эшли ала. Узган ел дәүләт махсус «Һөнәри керемгә салым» салым режимын кертте, аның ярдәмендә мондый кешеләр күләгәдән чыгарга һәм үз эшчәнлекләрен легальләштерергә мөмкин. Республикада мондый гражданнар саны 79 меңнән артык, һәм бу сан дәүләтнең дөрес юл сайлавын күрсәтә», – дип ассызыклады Р.Сибгатуллин.
Тантаналы ачылышта шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров та катнашты. Ул үзмәшгульләргә грант ярдәменең өченче этабы башлануы турында игълан итте. Казанның тагын 50 эшкуары 100 мең сум акча ала алачак. Бу максатларга шәһәр бюджетыннан 5 млн.сум бүлеп бирелгән. Конкурста катнашу өчен гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Форум республиканың үзмәшгуль халкы өчен үз продукциясе турында сөйләү генә түгел, яңа клиентлар табу мөмкинлеге дә булды. Үзмәшгульләр өчен бушлай сәүдә урыннары бирелде, анда алар үзләре җитештергән продукцияне – уенчыклар, кием-салым, азык-төлек, бизәнү әйберләре һәм башка бик күп нәрсәләрне тәкъдим итә алды. Чараның ике көне эчендә катнашучыларның кереме 900 мең сумга якын тәшкил иткән.
Чараның эш программасы «Дом» экоүзәгендә узды. Беренче көнне белгечләр, экспертлар һәм хакимият органнары вәкилләре үзмәшгуль гражданнарга дәүләт ярдәме чаралары, махсус салым режимын сайлаган гражданнарның электрон сәүдә мәйданчыкларында эшләве, аларның кредит оешмалары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында сөйләде. Эшчәнлек алып барган вакытта үзмәшгуль татарстанлылар тарыган норматив-хокукый чикләүләр һәм аларның контроль-күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында фикер алышуның тагын бер темасы булды.
Бүген 79 меңнән артык татарстанлы үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән. Моннан тыш, илнең башка субъектларында теркәлгән тагын 8,6 мең чит ил гражданины республиканы үз эшчәнлеген алып бару төбәге итеп сайлаган. Пандемия һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында хокук кырында үз эшләрен алып барырга теләүчеләр күбәйде. Ел башыннан бирле Татарстан Республикасында 21 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән.
Хәзер Татарстандагы үзмәшгуль гражданнары «Минем бизнес» үзәге һәм «Сыналган бизнес» интернет-ресурс белгечләреннән мәгълүмати-консультацион ярдәм алырга мөмкин. Иминият кертемнәрен түләү, кушымтадан файдалану һәм алыш-биреш буенча чек бирү, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән килешү төзү механизмнарына бәйле мәсьәләләрдә консультация алырга мөмкин. Моннан тыш, республикадагы үзмәшгульләр өчен бизнес алып бару буенча семинарлар үткәрелә, алар өчен республика биржа мәйданыннан файдалану мөмкинлеге ачыла.
2020 елның 8 июнендә федераль дәрәҗәдә үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану мөмкинлеген бирә торган һәм, асылда, аларны эшкуарларга тиңләштерә торган закон кабул ителде. Ярдәм чаралары арасында – ташламалы финанс инструментларын киңәйтү, өйрәтү программаларын арттыру, маркетинг хезмәте күрсәтү.
Әлеге ярдәм чаралары агымдагы елның сентябрь-октябрь айларында федераль норматив-хокукый актларга тиешле үзгәрешләр керткәннән соң билгеле булачак. Закон нормаларын гамәлгә ашыру һәм ярдәм чараларыннан файдалана алу мөмкинлеген арттыру, гражданнарны легаль эшкуарлык мохитенә җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудырачак.