Экспортка ярдәм үзәге Татарстан эшкуарларының халыкара медицина күргәзмәсендә катнашуын оештыра

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге Татарстан эшкуарларының «Медицина техникасы, медицина эшләнмәләре һәм чыгым материаллары» халыкара күргәзмәсендә катнашуын оештыра. Күргәзмә 7-11 декабрь көннәрендә башкаланың Экспоүзәгендә узачак.

30 нчы «Медицина техникасы, медицина эшләнмәләре һәм чыгым материаллары» халыкара күргәзмәсе медицина өлкәсендә халыкара катнаша торган алдынгы күргәзмәләрнең берсе булып тора, анда медицина техникасы, җиһазлар, диагностика инновацияләре, медицинада заманча мәгълүмат технологияләре, чыгым материаллары һәм башкалар тәкъдим ителгән.

Үзәк Татарстан экспортерларын бердәм коллектив экспозициядә катнашырга чакыра. Дөнья дәрәҗәсендәге күргәзмәдә катнашу эшкуарлар өчен үзләре җитештергән продукция турында сөйләү һәм бөтен дөнья буенча клиентлар һәм партнерлар табу мөмкинлеген ача.

Катнашуны раслау өчен, 28 сентябрьгә кадәр Экспортка ярдәм үзәгенә түбәндәге мәгълүматларны җибәрергә кирәк:

- компаниянең исеме;

- компаниянең ИНН;

- элемтә өчен телефон һәм фамилия, исем, ата исеме;

- урнаштыру планлаштырыла торган күргәзмә үрнәкләре турында кыскача мәгълүмат.

Экспортка ярдәм үзәге күргәзмә мәйданын арендага бирә, стенд төзи, тәрҗемәче хезмәтләре өчен, үз чиратында, эшкуарга күргәзмә үрнәкләрен күчерү, яшәү һәм ташу буенча чыгымнарны түли.

Катнашу өчен гаризаны түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә мөмкин: tatexport@yandex.ru яки  +7 9670-116-116  (WhatsApp).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International