Бизнесны планлы тикшерүгә мораторий 150 мең кече предприятиегә кагылачак

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгының «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольлек турында»гы федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»гы закон проекты нигезендә, бизнеска карата планлы тикшерүләргә мораторий 2021 ел азагына кадәр озайтылачак, тик аның вакытын озайту елына 800 млн. сумга кадәр кереме булган һәм 100 кешегә кадәр хезмәткәрләре булган кече оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга гына кагылачак. КУЭ субъектларының бердәм реестры мәгълүматлары буенча, планлы тикшерүләрне тыю Татарстанның 150 меңнән артык кече предприятиесе өчен гамәлдә булачак.

Үз чиратында, урта һәм эре предприятиеләр өчен тыю срогы 2020 елның 31 декабрендә чыга. Мораторий күздә тотканча, контроль-күзәтчелек органнары планлы ревизияләрне, гражданнар тормышына, сәламәтлегенә, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүгә, рөхсәт документларын бирү өчен нигез булып торган тикшерүләрдән тыш, гамәлдән чыгарырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, тикшерүләргә булган тыю республикада 24 марттан башлап гамәлдә. Тикшерү уздыруга тыю гамәлдә булган чорда эшкуар янына тикшерүче килгәндә яки күзәтчелек органнарына бәйле башка хәлгә юлыккан очракта, ул мондый бәйләнеш очракларының һәркайсы турында 8-800-222-37-22 телефоны буенча «Сыналган бизнес» интернет-ресурсының кайнар линиясенә яки сайтта махсус форма аша хәбәр итә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International