Татарстан халкы эшкуарлык эше нигезләрен бушлай өйрәнә һәм 3 ай эчендә тәҗрибәле коммерсантлар җитәкчелегендә үзенең беренче бизнесын башлап җибәрә ала. 2020 елның 19 сентябреннән 28 ноябренә кадәр Татарстанда үз эшен башларга ниятләгән кешеләр өчен түләүсез белем бирү программасы - «Фабрика-Старт» узачак.
«Фабрика-Старт» 3 айлык курстан гыйбарәт, ул эшкуарлык нигезләрен өйрәнү буенча 9 дәрестән тора һәм тәҗрибәле экспертлар җитәкчелегендә үз бизнесыңны оештыру буенча гамәли тәкъдимнәрне үз эченә ала. Укыту программасы Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән.
Программа кысаларында һәр катнашучы, экспертлардан лайфхаклар алып, эшкуарлык нигезләрен бушлай өйрәнә, үз проектын туплап, Татарстанның бизнес-бергәлегендә актив катнаша ала. Уку нәтиҗәләре буенча инвестиция сессиясе булачак, анда чыгарылыш белгечләр үз идеяләрен эксперт комиссиясе каршында тәкъдим итәчәк.
Остазлар сыйфатында республикада эшләүче эшкуарлар чыгыш ясаячак, алар арасында «Bulatov Group» директорлар советы рәисе Айдар Булатов; «Федераль юридик хезмәт» компаниясе җитәкчесе Филипп Зарубин; «HOHORO» компаниясе генераль директоры Илнар Шәмсетдинов һәм башкалар бар. Курсның барлык укытучылары да бизнес милекчеләре һәм күпьеллык эш тәҗрибәсе белән танылган экспертлар булып тора.
Укыту форматы теория дәресләреннән генә тормыйча, гамәлдә эшчәнлекне оештырган вакытта һәм алып барганда эшкуарлар һәр этапта юлыга торган мәсьәләләрне дә карарга ярдәм итәчәк. Укыту программасы предприятиеләргә экскурсияләр, өй эшләре һәм үз эшенә инвестицияләр җәлеп итү буенча проект әзерләүне күздә тотыла.
Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм аңа караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Белем бирү программасында үз бизнесын ачу һәм алып бару белән кызыксынган республика кешеләре, яшь эшкуарлар, үзмәшгульләр, фрилансерлар катнаша ала.
Проектта катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга мөмкин: http://moibiz116test.ru/
Барлык сораулар буенча: 8-903-314-50-27, Марат Рәхмәтуллин.