Икътисад министрлыгында бу атнада Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең берничә традицион киңәшмәсе узды.
Көн тәртибенә күчкәнче министр яңа федераль ярдәм чараларына тукталды. Аерым алганда, сүз җиңел сәнәгатькә ярдәм итүгә субсидияләр турында барды. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 14 сентябрендәге 1426 номерлы карары нигезендә, җиңел сәнәгать предприятиеләренә кредитлар буенча процентларны түләүгә киткән чыгымнарны өлешчә компенсациялиләр. Карар 2019 елдан 2022 елга кадәр әйләнештәге акчаларны тулыландыру өчен алынган бурычка кагыла һәм процентлар буенча түләүгә чыгымнарның 70%ын кайтаруны күздә тота. Ел ахырына кадәр бу ярдәм чарасына 1 млрд. сум юнәлдереләчәк. Компенсацияне өч елга кадәр бирелгән кредитлар буенча алырга мөмкин булачак. Компанияләргә ярдәм итүгә субсидияләр ай саен киләчәк.
Шулай ук, икътисад министры ассызыклаганча, республиканың барлык предприятиеләре дә гамәлдәге ярдәм чаралары турындагы мәгълүматны тулы күләмдә белеп бетерми, шуңа бәйле рәвештә федераль һәм республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган программалар турында мәгълүмат бирү эше җирле үзидарә органнары, эшче төркем әгъзалары һәм профильле ведомстволар өчен өстенлекле булып кала бирә.
Көн тәртибендәге темаларның берсе – 2021 елның 1 гыйнварыннан вакытлыча керемгә бердәм салым гамәлдән чыгарылды. Татарстан Республикасында әлеге режимны кулланучы салым түләүчеләр 50 меңнән артык исәпләнә. Шуңа бәйле рәвештә әлеге категория эшкуарларга вакытлыча керемгә бердәм салымны гамәлдән чыгару датасы килеп җиткәнчегә кадәр башка махсус режимнарга күчү кирәклеге турында хәбәр итү мәсьәләсе мөһим булып тора. Башка очракта КУЭ субъекты өчен автомат рәвештә салым салуның гомуми режимы үз көченә керә. Бүген Татарстандагы салым түләүчеләр салым салуның патент системасы, УСН, ЕСН кебек салымнарны түләү режимнарын сайларга, шулай ук махсус «Һөнәри керемгә салым» дигән салым режимына күчәргә мөмкин.