«Развитие-ЦТ» инновацияле проектлар конкурсына гаризалар кабул ителә

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

«Развитие-ЦТ» инновацияле проектлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаган. Проектларны сайлап алу үтәли цифрлы технологияләр (югары технологияле юнәлешләр) юнәлешләре буенча юл карталарына туры китереп үткәрелә: https://digital.ac.gov.ru/support/#analytics.

Конкурска гаризалар 2020 елның 26 октябренә кадәр  https://online.fasie.ru/m/?ReturnUrl=%2F сайтында кабул ителә.

НИОКР үтәү срогы – грант килешүен төзегән көннән башлап 12/18/24 ай. Җиңүчеләр 20 млн. сумга кадәр грант алачак.

Әлеге конкурска гариза әзерләү мәсьәләләре буенча Татарстаннан катнашучылар республика Икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итә ала. (843) 524-91-39 телефоны буенча консультация, эксперттан һәм мәгълүмати ярдәм алырга мөмкин.

Моннан тыш, консультацияне ТР Икътисад министрлыгы каршында оештырылган  «ТатПатент»  (https://patentrt.ru/) цифрлы платформасы аша алырга мөмкин. Бүген «ТатПатент» бушлай эксперт ярдәме белән «Развитие-ЦТ» конкурсына гаризалар тутыру һәм заявка әзерләүдә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген бирә.

«Развитие-ЦТ» конкурсы Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә. Ул икътисадта һәм социаль өлкәдә цифрлы технологияләрне тиз арада гамәлгә кертүне тәэмин итү максатларында фәнсыешлы продукциянең яңа төрләрен эшләү һәм үзләштерү буенча инновацияле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында НИОКР башкара торган алдынгы предприятиеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International