КидСпейс балалар шәһәрендә яшь эшкуарлар өчен онлайн-курс башлана

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

 25 сентябрьдә  Казанның мәктәп укучылары өчен КидСпейс балалар шәһәрендә эшкуарлар әзерләү буенча бушлай онлайн-курс старт ала. 12-14 яшьлек укучылар эшкуарлык күнекмәләренә өйрәнә ала.

Курсның төп максаты – балаларны үз идеяләрен реаль һәм базарда кирәкле продукт яки хезмәт күрсәтүгә әверелдерергә өйрәтү. Моның өчен мәктәп укучыларын, нәтиҗәле бизнес-план эшләүдән башлап, дөрес реклама алып барудан алып ахыргы продуктны тәкъдир итүгә кадәр, эшкуарлык эшчәнлегенең төрле этапларына өйрәтәчәкләр.

Курс эшлекле уеннан гыйбарәт һәм ул 7 мәгълүмати-уен модуленнән тора:

- Кем ул эшкуар?

- Хыяллар ничек чынга аша? Текә идеяне ничек уйлап табарга һәм бу хакта дөньяга ничек сөйләргә?

- Якты бизнес-тарихлар.

- Бизнес телендә мавыктыргыч сөйләшү.

- Уңышлы киләчәк һәм аның трендлары.

- Сатулар буенча акыллы «двигательләр».

- Шәхси бизнес-проектлар.

Укулар 2 атна дәвамында үткәреләчәк. Курс КидСпейс балалар шәһәре белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды белән берлектә оештырылды.

 

Дәресләргә тоташтыру өчен 2020 елның 23 сентябренә кадәр www.bizskills.ru сайтында теркәлергә һәм шәхси кабинет булдырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International