Республика бизнесы, мәшгульлекне саклап калу һәм эшчәнлекне яңарту өчен, ташламалы 0 һәм 2 процентлы федераль кредит программаларыннан файдалануын дәвам итә. Моннан тыш, Татарстанда эшкуарлар өчен республика дәрәҗәсендә төрле микрофинанс продуктлары да эшләп килә, алар килеп туган икътисадый вәзгыятьтән чыгу вакытында чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.
Кризиска каршы программаларны гамәлгә ашырганнан соң, республика бизнесы федераль һәм республика бюджетлары хисабына, салым һәм банк каникулларын, реструктурлаштыруны исәпкә алмыйча, 34,5 млрд. сумлык ярдәм алган.
Банк программалары буенча хезмәткәрләрнең мәшгульлеген саклап калуга юнәлдерелгән хезмәт хакы өчен түләүгә ташламалы 2% ставкасы буенча 16,8 млрд. сумлык 7,4 мең кредит бирелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 0% белән заемнар алу өчен кредит шартнамәләрен төзү 1 октябрьгә кадәр гамәлгә ашырыла. Үз чиратында, эшчәнлекне яңадан торгызуга кредит бирү программасы буенча килешүне агымдагы елның 1 ноябренә кадәр төзергә мөмкин.
Шулай ук Татарстан эшкуарлары елына 8,5% белән ташламалы кредит бирү программалары хисабына 17 млрд. сумга якын акча җәлеп иткән. Программалар озак вакытка исәпләнгән һәм бизнеска 10 елга 2 млрд. сумга кадәр озын инвестиция акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
677 млн. сумлык финанс ярдәмен Татарстан эшкуарлары кризиска каршы һәм өстәмә чаралар пакетына кертелгән республика микрофинанс программалары ярдәмендә алган.