ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Социаль эшкуарлык - 2021» стратегик сессиясе узачак. Бизнес һәм хакимият органнары вәкилләре Татарстан Республикасында социаль эшкуарларга ярдәм итү чаралары һәм аларны киңәйтү яки төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр турында фикер алышачак.

Ел башыннан алып 2021 елның 16 февраленә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды бирелгән поручительстволар саны буенча үз күрсәткечләрен ике тапкыр диярлек арттырган. Гыйнвар аеннан башлап Фонд гомуми суммасы 128,8 млн. сум булган 43 поручительлек биргән, сүз уңаеннан, 2020 елның шул ук чорында коммерциясез оешма 85,6 млн. сумлык 22 поручительлек биргән булган.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләү турында килешү төзүгә мәнфәгатьле инвесторлардан гаризалар кабул итә.


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан җитештерүчеләренең экспорт күләме 33 млн. доллардан артып киткән Бу хакта «Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре продукциясен Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит ил базарларына чыгару турында» брифингта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаментының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм институтларын үстерү бүлеге башлыгы Артур Гайнов сөйләде. 


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Республиканың коммерциясез оешмалары Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органына № 1-СОНКО формасы буенча 2020 ел өчен (еллык) хисап  «Социаль юнәлешле коммерциясез оешма эшчәнлеге турында мәгълүматлар» тапшырырга тиеш. Документлар 1 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.

2021 елның 16 мартында Цифрлы лидерлык үзәгендә (Мәскәү шәһәре, Космодамианская набережная, 52/7) ел саен үткәрелә торган эшлекле вакыйга — «Куәтле Россия-2021» эшлекле даирәләр саммиты узачак.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

17 февральдә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кече һәм урта бизнес субъектлары өчен «кайнар линия» ача.

Чиләбе өлкәсе Татарстан эшкуарларын күргәзмә чараларында катнашырга чакыра.


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгының 2020 елга йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегиясендә республиканың сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын үстерүнең яңа концепциясе темасы күтәрелде.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «2020 елга нәтиҗәләр. 2021 елга бурычлар. Икътисадый үсешне тәэмин итү факторлары» темасына коллегия утырышы узды. Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, икътисадый үсешне тәэмин итүдә этәргеч факторы – сәүдә базарларын һәм экспорт потенциалын киңәйтү. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International