ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча Россиядә 3% яңа ташламалы кредит бирү программасы эшли башлаган, ул зыян күргән тармаклардан бизнесны торгызуга һәм алга таба халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә мәгълүматлар белән идарә итү системасын формалаштыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем төзү турындагы боерыкка кул куйган.

ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Сыналган бизнес» дигән бизнес һәм күзәтчелек органнары хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча интернет-ресурс Мордовиядә җәелдерелгән. Күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлектә хаталардан котылырга һәм тикшерүләрнең тискәре нәтиҗәләрен минимальләштерергә мөмкинлек бирүче Татарстан тәҗрибәсе республикадан читтә – Түбән Новгород, Белгород өлкәләре, ә хәзер Мордовия Республикасында да үз тәҗрибәсен кертте.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Зеленодольск районы сәнәгать предприятиеләре продукциясе дөньяның күп кенә илләрендә билгеле, бу, беренче чиратта, суыту җиһазлары һәм корабльләр. Татарстанда һәр өченче хәрби кораб А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында җитештерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Зеленодольск муниципаль районының йомгаклау сессиясендә белдерде.

ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Үзмәшгульләр» программасы буенча микрозайм шартларын үзгәрткән, аерым алганда, заем буенча минималь ставка киметелгән, шулай ук залог белән тәэмин итү шартлары да йомшартылган.


26
февраль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Саба районында эшлекле сәфәрдә булды. Ул берничә җитештерү предприятиесе эшчәнлеге белән танышты һәм Саба муниципаль районы советы утырышында катнашты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында бизнес өчен берничә белем бирү чарасы үткәрде.


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә  эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү өчен гаризалар карау комиссиясе утырышында 5 инвестиция проектына кертеләчәк үзгәрешләр хупланды. Чара, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Комиссия утырышында бүген «ТЭМПО» КМК» АҖ, «Венские вафли» ҖЧҖ, «Термокреп» ҖЧҖ, «Заманча технологияләр» ҖЧҖ һәм «Графит Плюс» ҖЧҖ проектлары каралды. Проектлар буенча үзгәрешләр икътисадый эшчәнлек төрләренә, чыгарыла торган продукция номенклатурасына, проектлар бәясенә һәм булдырыла торган эш урыннары санына кагылды.


20
февраль, 2021 ел
шимбә

Игътибар итегез, «Сыналган бизнес» интернет порталында «Кире элемтә модуле» интерактив сервисы эшли. Ул үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча бизнестан кире элемтә алу өчен кыска сораштыру үткәрүчедән гыйбарәт.

Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча ВКС форматында узган эшче төркем утырышында 2020-2023 елларга Татарстан Республикасында халыкның финанс белемнәрен арттыру һәм финанс белемен үстерү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International