2021 елның 16 мартында Цифрлы лидерлык үзәгендә (Мәскәү шәһәре, Космодамианская набережная, 52/7) ел саен үткәрелә торган эшлекле вакыйга — «Куәтле Россия-2021» эшлекле даирәләр саммиты узачак.
Саммит инвестиция климатын ныгытуга, уңайлы эшкуарлык мохите формалаштыруга, инфраструктур проектларны үстерүгә юнәлдерелгән. Саммитның төп темасы – «2024 елга кадәр үсешнең илкүләм максатларына ирешүдә дәүләт һәм бизнесның стратегик партнерлыгы».
Чара программасында – сәнәгатьнең өстенлекле тармакларын үстерү перспективаларына багышланган пленар утырыш, тармак һәм тематик сессияләр, шулай ук B2B һәм B2G форматындагы эшлекле очрашулар, хокукый, юридик һәм финанс мәсьәләләре буенча индивидуаль һөнәри консультацияләр, яңа партнерлык килешүләре төзү.
Саммитта катнашу өчен https://forms.gle/G9zsmxd8Pw4uzGME9 сылтамасы буенча алдан теркәлү узарга кирәк.
Чара программасы белән тулырак https://www.sdkrussia.ru/ сайтында танышырга мөмкин.